Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Рәхәт булса да торган җир, сагындыра авылым

“Авылны макта, шәһәрдә тор” дисәләр дә, яшь барган саен күңел туган җиргә – туган авылга тарта икән. Эх, бүгенгедәй истә әле, студент елларда, яшь җилкенчәк кебек, җилкенеп “шәһәр” дип чыгып киткәнем.

Мин генә түгел инде, әлбәттә, минем кебекләр күп ул. Авылдан киткәнгә ун еллап вакыт узгандыр инде, ә күңел һаман шунда ашкына. Күңел түрендә “авыл баласы” яши шул безнең. Чыгып киттек тә... Тик... шәһәр генә авыл баласын колач җәеп көтеп тормый шул. Анда «минем кебекләр буа буарлык». Әле телне вата-җимерә русча сөйләшүләре. Кызык та, кызганыч та инде. Тик шулай да мин татар булуым белән горурланам! Безнең халыктагы сафлык, чисталык, сабырлык таң калдыра мине. Шулай да, авырлыклар гел очрап торса да, без бит эштән куркып утыра торганнардан түгел. Тырыштык, төпләндек. Шәһәрдә ничек тә үз урыныбызны булдырдык. Әйләнеп карасан, күпме сулар аккан... Ә гомумән, шәһәрдә таң атып, кич булуы да сизелми. Шулай яшен тизлеге белән гомер узып бара икән бит. Шушындый ыгы-зыгылы, асты-өскә килгән дөньяны туктап бер почмактан күзәтәсе килеп китә.

Тик шулай да шәһәр тормышын яманлау – дөрес түгел. Шәһәр ул кайнап торган зур казан! Чабасың, абынып егыласың, торып кагынасың да, кабат йөгерәсең... Шул «тормыш казанында» атна буе «кайныйбыз» да, атна ахыры җиттеме, урманга караган бүре баласыдай, авылга ашыгабыз. Рәхәт тә инде...

“Аллаһка шөкер” диясе генә кала. Әтинең мунчасы, әнинең кайнар ашы, җылы, якты караш, оныкларын сагынып каршы алган әби-бабай... Бу бит бернинди акчага сатып ала алмаслык байлык. Вакытында кадерен белсәк иде!

Ә авыл халкының уңганлыгы – исең китәрлек бит. Татар авылының йорт-җирләре моңа ачык мисал. Эштә дә, җырбиюдә дә алдынгылыкны бирмәгән шәхесләр күпме бит бездә. Әйе, мин җаным-тәнем белән авыл баласы! Авыл кызы! Авылым бүген балкый. Киң, якты урамнарыннан узганда җанга сихри җылылык, рәхәтлек иңә. Бүгенге көндә шәһәрдә үз эше, йорты булган, үз урынын тапкан, авылга күчеп кайту теләге белән янып яшәүче авыл баласының уй-фикерләре бу.

Теләгемне тормышка ашырырмын дигән уйлар белән тәмамлыйм әле... Һәркемнең кайтырга нигезе, авылы булсын! Чөнки авылсыз шәһәр тормышын да күз алдына китереп булмый.

Илсөяр, Казан шәһәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев