Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Сау булыгыз, кызлар

Ясминә Шакирова, Күшәр авылы

Сау булыгыз,кызлар...

Сагынырсыз кызлар – таң  атканда инде булмабыз...  

Сагынсагыз әгәр, без кайтканга кадәр    
Шушы көйне отып җырлагыз...
Кичке тынлыкта, урам буйлап әлеге җырны моңсу гына җырлап килүче бер төркем егетләребез: Рәис Нигъмәтҗанов, Фәннур Габдрахманов, Илназ Садретдинов, Фарил Хәкимҗанов күз күрмәгән, колак ишетмәгән чит җирләргә туган илне, туган авылны, безнең тынычлыгыбызны сакларга чыгып киттеләр. Армия ул – бер ел, унике ай, илле ике атна, өч йөз алтмыш биш көн. Алар барысы да үзебезнең, туган колхозыбызның иген кырларында эшләп үскән егетләр. Шул 365 көннең ничек үткәнен бары тик ата-ана гына беләдер. Солдат әниләренә – сабырлык, түземлелек, сәламәтлек телик. Без, әниләр, барыбыз да шушы теләктә, үзебезнең догаларыбыз белән егетләрнең исән-сау әйләнеп кайтыр көннәрен якынайтып, зарыгып көтәрбез. Хәерле юллар сезгә егетләр, яхшы кешеләр юлдаш булсын.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев