Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Сезнең ярдәм кирәк!

Редакциядә телефон шалтырый. Трубканың теге башында калын гына тавышлы ханым: «Сезнең ярдәм кирәк иде» дип рус телендә мөрәҗәгать итте.

Ярдәм сорап, мөрәҗәгать итүчеләрне кире борганыбыз юк. Ул безгә әнисен эзләве турында әйтте. Аның кайсы яклардан булуы белән кызыксынам.
— Хакасиядән мин. Марина Николевна булам. Сезнең газетаны интернет челтәреннән таптым. Мөмкин булса, миңа әниемне табарга ярдәм итегезче, — диде ул.
...Моя мама Хисматулина Софья Гайфуловна. По мужу, моего отца, Ваулина. Январь 1928 года рождения, в Нижних Березках. Её мама — Сима. В 1955 году она родила мою сестру в Осташково. А я уже в Сибири в 1960 году. Может она замуж выходила после 1968 года?
Марина Николаевна язып җибәргән сүзләрне үзенчә калдырырга булдым. Аның язуы буенча Бәрәзә авылыннан түгелме икән дип тә шикләнеп куйдым әле. 
Аның сөйләве буенча 1968 елда әти кеше балаларын үзе белән алып китә. Әниләре ялгызын туган якларына юл ала. "Ул вакытта яшьлек белән аны-моны уйланылмаган. Ни өчендер әнине эзләү, күрәсе килү теләге дә булмаган. Хәзер күңелем тыныч түгел. Әнием бәлки вафаттадыр инде. Һичъюгы каберен булса да, күрер идем. Әйтүләре буенча әни авылына кире кайткач, почтада эшләгән. Бәлки аны белүчеләр бардыр. Әгәр аны белүчеләр булса, элемтәгә чыгар идем. 
Кызганычка каршы, Марина ханым әнисе турында күп мәгълүмат бирә алмады. Бары тик фотосын гына җибәрде. Бәлки белүчеләр бардыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев