Сыерларны да роботлар сава, диләр
Асия Валиуллина, Бәрәскә авылы
Гомерләр узганы сизелми дә, 21 гасырның 20 елы да узып бара Аллага шөкер. Тормышлар матур, җитеш, дөньялар тыныч булып, куанып яшәргә язсын. Йортларда газ, су кергән-чыккан. Кибетләрдә нәрсә ашыйсың килсә шул бар. Шкаф тулы кием-салым. Хәзер киемнәр тузмый да. Әби-бабайларыбыз бу тормышны күрсә ышанмаслар иде. Һәркемдә телефон, хәтта аннан бер-береңне күреп сөйләшеп була. Тормыш-көнкүреш тә көнләп түгел, сәгатьләп үзгәрә.
Безнең йортыбыз авыл башында. Бакча ягына чыгып күзәтергә яратам. Яз көне карлар эри башлау белән агачлар яшәрә. Күпьеллык үлән басуына яшел хәтфә төс керә. Колхозның игенчеләре эшкә кузгала. Нинди генә техника юк хәзер. Аларны егәрләгән егетләргә рәхмәт. Бер басудагының ярты көндә эшен бетерәләр. Узган ел яңа комплекс төзелә башлап, быел эшли башлады. Инде икенчесе төзелә. Сыерларны роботлар сава диләр. Бездән ерак түгел, барып карыйсым килә. Савымчы булып эшләгәч кызыксыну көчле.
Мин эшләгән вакытта үзгәрешләр күп булды. Эшли башлаганда барлык эшләр дә кул хезмәте белән башкарыла.
Салам, печәнне бау белән күтәреп ташыйбыз. Сөтне дә көянтә-чиләк белән илтәбез. Бозауларны имезәбез. Носилка белән пешкән бәрәңге, сенаж-силосны арба белән ташыйбыз.
Алат бардасын кыш көне ташыганда куллар өши. Ул ачыткы ташулар, бәрәңгене юып ашатабыз. Фуражны капчык белән сыртка салып алып кайтабыз. Шуның өстенә җәй көне чөгендер чүбе, бәрәңге, төрле өмәләрдә катнашабыз.
Ничек җитешкәнбез. Яшьлек белән авырлыгын да сизмәгәнбез. Җәйләүгә киткәч Кара күлдә су коенабыз. Байчыгада җиләк, шаярышырга да өлгерәбез. Корылык булса яңгыр теләп су сибешәбез.
Эшнең авырлыгы да җитәрлек. Сыерлар яшенле яңгыр яуганда да, кул белән савыла, пычрак, аякта 40лы итек. Җәй көне сөт мулдан, кулларга көч килеп шешә, бармаклар ярылып бетә. Сыерларны машина белән сава башлагач эш җиңеләйгән күк булса да, баш саны артты. Җитәкчеләр дә эшне җиңеләйтү ягында. Саламнарны төяп ферманың эчке ягына кертә башладылар. Сенажны да ат арбасыннан гына салабыз. Сенажлар хәзерге кебек туралган түгел, озын, көч җитми. Шул вакытта эшләгән атчыларны искә алып үтим әле. Алар безгә бик булыштылар. Сүзләребезне тыңладыдар. Иптәшләр белән очрашып сөйләшкәндә аларны гел искә алабыз. Бикмуллин Әмир, Фәхретдинов Равил, Мөхәмәтҗанов Нәҗип, Хисмәтуллин Наил, Җаббаров Әнвәр, Исмәгыйлев Газизҗан, Латыйпов Гәзиз, Бәйрәмов Нури, Хөснетдинов Равил абыйлар. Хәзер фермада нинди эш техника белән эшләнә, элек барысы да ат көче белән башкарылды. Бозауларга Мәчеч, Нокса елгасыннан, юл буйларыннан печән чабып алып кайтасы. Тегермәннән көнгә 2 тапкыр фураж, терлекләргә ашарга кертергә , бидоннар белән сөт ташырга. Әле бит авылдашларның да йомышын тыңларга кирәк. Бакча сукаларга, тырмаларга, бәрәңге арасын сызарга. Кемдер кукуруз арасыннан үлән җыйган, аңа да ярдәм итмичә булмый. Атчылар бар эшкә дә өлгерәләр һәм бик ярдәмчеләр иде. Инде аларның күбесе бакыйлыкка күчте.
Хәзер фермада сөтләр торбадан гына бара. Зур-зур холодильниклар. Терлекләргә азыкны миксер белән генә кертәләр. Анда хәзер сыерлар алдында тагарак та юк. Ләкин барыбер эш күп һәм авыр хезмәт. Эш 2 сменада. Ашханә яныннан узганда тәмле ис борынны кытыклый. Ферма алларында юллар әйбәт. Эчке ягына керсәң чиста, якты, түфли белән йөреп була. Маллар көр, тамаклары тук. Тиресләр вакытында чыга. Болар барысы да шунда эшләгән һәркемнең хезмәте. Анда эшләгән слесарь егетләр дә молодец. Фазылҗанов Радик җитәкчелегендәге плотниклар да үз эшенең осталары. Тегермәндә Әнисә Әхмәтшина елмаеп каршы ала. Хәзер ул тегермән дә шаккатмалы. Анда да уңган егетләр эшли. Вакыт алга бара, без картаябыз. Хәзер техника заманы. Яшьләр белемле, уңган, җитез, исән-сау эшләсеннәр. Илләребез тыныч булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев