Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Суы шифалы диләр

Кышлау авылына җитәрәк уң кул якта бик матур чишмә күренә.

Чишмә күптән эш­ләнгәнлектән, басмалары тузды. Ә хәзер, күргән һәркем, бигрәк матур булган дип куана. Асфальт юл кырыеннан дүрт бас­кыч төшеп, бераз баргач ул чишмә. Бетонлап, өстен түгәрәкләп, култыксалы иткәннәр, бирегә тимер ишек аша керәсе. Чишмә үзе казансыман түгәрәк формада, ул иңкүлектә урнашкан, шуңа күрә язгы су агып төшмәсен дип стенасын зур ташлар салып, цемент белән катырып куйганнар.
Еш кына чишмәгә суга барам. Кемнәр белән генә очрашмыйм мин анда – кайдан гына килеп алып китмиләр аның шифалы суын! Шунда: “Кем эшләтте бу чишмәне?” – дип тә кызыксыналар. Горурланып: “Таң” күмәк хуҗалыгы җитәкчесе Алмаз Сибагатуллин”, – дим. Авыл җирлеге башлыгы Рәхинә Шакированың да ярдәме зур булды. Чишмәгә керү капкасын эшләтүдә Казанда яшәүче авылдашыбыз Реваль Закиров ярдәм иткән. Кыс­касы, уртак тырышлык белән шушындый матур чишмә булдырылды.
Рәйсә Зарипова,              Кышлау авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев