Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Сырхауханә язмышы

Рифат Габидуллин. Яңа Кенәр авылы

Аерым корпусларда амбулатория, дәвалау бүлеге, бала тудыру йорты, даруханә урнаша. Больница күп еллар район халкына хезмәт итә.
Әмма узган гасырның сиксәненче елларында дәвалау корпусы тузып, авария хәленә килә. Дәвалау шартлары кискен начарлана. Сырхауханә коллективы төрле дәрәҗәдәге оешмаларга мөрәҗәгать итеп карый. Камил Якуб исемендәге колхоз идарәсе яңа дәвалау корпусы проектын да эшләтә. Планга кертелсә, объектны “Кенәр” совхозы хисабына төзеп чыгу мөмкин булыр иде. Совхоз терлек симертү юнәлешендә бик табышлы эшли. Ләкин район җитәкчесе кушмагач, совхоз җитәкчесе ул мәшәкатьне үз өстенә алырга теләми.
Сельхозтехниканың “Кенәр” бүлекчәсендә үз эшчеләре өчен уналты фатирлы йорт төзелеп килә.
Сырхауханә авыруларны кабул итә алмый башлагач, район башлыгы төзелеп бетү алдындагы бинаны колхозлар хисабына үзгәртеп, дәвалау корпусына әйләндерергә күрсәтмә бирә.

Оешмада ризасызлыклар башлана. Зур өметләр баглап ике катлы бинаның төзелеп бетүен көткән эшчеләр өметсезлеккә бирелә. Болай да югары булмаган эшләп чыгарыш күпкә кими. Оешма таркалу хәленә җитә. Оешманың идарәчесен, баш бухгалтерын һәм тәэминатчысын эшләреннән азат итәләр.
Районга килгән яңа җитәкче сырхауханәнең авыр хәлен күреп, яраклаштырылган бинаны тапшыруны тизләтү чараларын күрә. Сельхозтехниканың “Кенәр” бүлекчәсенә яңа җитәкче итеп август аенда мине билгеләделәр.
Беренче чиратта авыруларны урнаштыруны тизләтергә кирәк дип санадым. Авыруларны яраклаштырылган палаталарга сентябрьнең өченче декадасында урнаштырдылар. Җылыту системасын тикшереп карагач, шаккаттым: ул бөтенләй дә яраксыз икән. Оешманың котельные ремонт остаханәсендә биш градус җылылыкны тәэмин итәргә сәләтле. Больницага сузылган трасса җирне казып, торбалары бернинди изоляциясез, хәтта буямыйча да, шлаг һәм балчык белән күмеп салынган. Мондый шартларда күпме генә тырышсаң да, сырхауханә бинасын җылыту мөмкин түгел. Бинаның эчендә салкын, һавасы дымлы. Стеналардан су агып тора. Баш табиб Сафин Дамир тәмам аптырашта калды. Туган катлаулы хәлдән чыгуны үз өстемә алдым. Дамир Нуриевичтан төшенкелеккә бирелмәвен сорадым. Котельныйны үзгәртеп корып, яңа трассаны тиешле таләпләргә туры китереп эшләгәнче, көнкүрештә кулланылучы электр җылыткычларыннан файдаланып торырга килештек. Рәсми җитәкчеләр, таныш-белешләр аша беркадәр кирәкле материаллар туп­лап булды. Юнәтелгән торбалар яңа котеллар ясарга да җитәрлек булмаганга борчылып йөри торгач, “Татмелиоводстрой” трес­ты җитәкчесенә барып егылдым. Ул булышырга теләвен, әмма агымдагы елда инде барлык материалларның тотылып бетүен әйтте. Шулай да, яңа елда фондлар буенча җиһазлар һәм материаллар кайта башлагач, җаен табып, булышырга ышандырды. Мин эзләнүемне дәвам иттем. Эзләнә торгач, Сафин Дамир Нәкыйп улы белән очрашырга насыйп булды. Советлар Союзы герое Нәкыйп Сафинның улы “Татмелиоводстрой”ның проект институтында баш инженер булып эшли иде. Аны Кенәр сырхауханәсе һәм андагы җылыту проблемасы белән таныштырдым. Ул котельныйны үзгәртеп кору белән яңа трасса сузуны дөрес дип бәяләде. Әмма бу бик озакка сузылырга мөмкин. Хәзерге вакытта кирәкле материалларны табу бик катлаулы. Ягулык белән дә проблемалар җитәрлек. Ә менә бинаны җылыту өчен автоном электр котельные төзү күпкә җиңелрәк буласын әйтте.
– Уналты фатирлы йортны җылыту өчен бер «ЭВН-100»нең көче җитә. Ышанычлы булсын өчен проектта икене кулланырга кирәк булыр, – диде Дамир Нәкыйп улы. Бераз уйланып торгач, дәвам итте. – Җылыткычларны табып бирә алам. Менә 25 кубометрлы сыешлыкны үзең тапсаң гына инде”.
Сыешлыкларның үзебездә булуын әйттем. Ул әзерлек эшләрен башкара торырга киңәш итте. Үзе бүген үк проект эшләренә тотынырга әмер бирәсен әйтте. Электр җылыткычлары белән проект ике атнада әзер булды. Шул вакыт эчендә фундамент блок­лары өстенә 25 кубометр­лы сыешлык урнаштырылды. Җылылык изоляциясе материаллары юнәтелде. Электр җылыткычлары һәм башка кирәк булырдай җиһазлар һәм материаллар тупланды. Кенәр электр подстанциясенең Габделфәт Сабиров егетләре яңа линия суздылар.
Иң зур кыенлык акча юнәтү булды. Чөнки оешманың счетында акча юк. Хезмәт хакына акчаны да кредит хисабына түлисе. Бинаны хастаханәгә чыгымнарны капламыйчы алганлыктан, Сәламәтлек сак­лау министрлыгыннан шул сумманы кайтарырга килешенде. Әмма ул акчалар безнең счетка кергән көнне үк, «Райсельхозтехника»ның баш бухгалтеры, кисәтеп тә тормыйчы, үз счетларына күчереп куя. Оешма аларга буйсынганлыктан, ул моңа хокуклы икән.
Акчаны кире кайтаруны сорагач, «Райсельхозтехника» җитәкчесе моны эшләргә мөмкин түгеллеген әйтте. Чөнки ул акчалар инде башка максатка тотылган.
Җитәкче мине тынычландыру өчен: “Счетта акча булуга сиңа күчерттерермен», – диде. Оешмага «Татсельхозтехника» җитәкчелеге ярдәмендә мөстәкыйльлек алгач кына, чын мәгънәсендә алга карап, эшләргә мөмкин булды. Җитештерүне җайга салып, акчалы була башладык.
Хәзерлек эшләре тә­мам­­лангач, яңа электр җы­лыткычларын “Тат­ме­лио­вод­строй”ның махсус бригада егетләре бик тиз монтажлап бирделәр. Җылылык изоляция­се эшләрен оешма эшчеләре башкарды. Сырхауханә өчен төзелгән электр котельные файдалануга тапшырылганнан соң, акчаны Сәламәтлек саклау министр­лыгы күчерде.
Сырхауханәдә микроклимат көйләнде. Әмма амбулатория белән бала тудыру йорты да авария хәлендә иде. Авылда сәламәтлек саклау системасын тиешле югарылыкта сак­лап калу өчен нидер эшләргә кирәк иде. Сәламәтлек сак­лау министрлыгына барып, Яңа Кенәрдә барлык медицина хезмәтләрен берләштергән махсус комплекс төзергә кирәклекне аңлаттым. Проект төзетүне үз өстемә алачагымны әйттем. Министр урынбасары риза булды.
1985 ел ахырына бер оешмага да бәйле булмаган, полик­линикасы, бала тудыру бүлеге, дәвалау бүлеге, инфекция бүлеге, автоном электр подстанциясе, артезиан коесы, котельные, автоном канализацииясе һәм башка кирәкле биналары булган больница комп­лексы проекты әзер иде.

Төзелеш оешмалары эш белән комплектланып беткәнлектән, сырхауханә төзелешен 1986 ел планына кертү мөмкин булмады. Билгеле сәбәпләр аркасында, алдагы елга да бик аз күләмдә генә төзелеш планына кертелде. Ләкин төзелеш оешмасы тәгаенләнмәде. Бу хәл Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгын битараф калдырмады. Авылдагы оешма җитәкчеләрен махсус киңәшмәгә җыеп, сырхауханә төзелешен халык ысулы белән башлап җибәрергә тәкъдим итте. Оешмалар үз мөмкинлекләреннән чыгып, ярдәм итәргә килешенде. Төзелешнең подрядчысы итеп Мари иленең Бәрәңге төзелеш оешмасын чакырдык. Алар ярдәменнән ташламады: зуррак төзелешләрдән өлеш чыгарырга тырыштылар. Илдә башланган тотрыксызлык елларында сырхауханә төзелеше бик озакка сузылды. Арча район үзәк сырхауханәсенә яңа баш табиб килгәч, Сәламәтлек сак­лау министрлыгына йөрүдән туктадым. Баш табиб үз буйсынуындагы барлык учреждениеләр өчен дә кайгыртучы иде (Элек андый кеше юк иде). Егерменче гасыр тә­мамланганда, авылның җирле үзидарә башлыгы булып эшләгәндә, сырхауханә комплексы файдалануга тапшырылды.
Оптимальләштерү дулкыны нәтиҗәсе буларак, бала тудыру бүлеген ачып тормадылар. Соңрак инфекция бүлеген ябып, бинасы янгын сүндерү депосы итеп үзгәртелде. Кыскартулар дәвам итә торгач, дәвалау бүлеге дә ябылды. Шөкер, полик­линика эшләп тора. Бинаның бушаган өлешләрендә тернәкләндерү үзәге ачылды һәм уңышлы эшләп килә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев