Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Тарих – төгәл фәнме?

Моннан берничә ел элек радиодан бер рус тарихчысы чыгышы азагында тарих фәненең математика фәненнән дә төгәлрәк булуын әйтеп салды

Яңа Шашы   башлангыч мәктәбендә 1960 еллар уртасында укытучыбыз Кәүсәрия апа Гарифҗан кызының  Сталинның үзеннән акыллырак булган укытучыларны, агрономнарны, галимнәрне аттырып  үтерткәнлеге турында сөйләгәне  искә төште.
У.Черчилль  әйтмешли, “Чабаталы илне атом  кораллы итеп калдырган” ул бәндә  турында тарих китап­ларында бер генә сүз дә юк иде. Чембулат авылындагы мәктәптә безгә тарих  фәнен сугыш ветераны Зәйнелгабидин абый Әүхәдиев укытты, таләпчән  иде, аның “Пуни” сугышлары, Венгрия шагыйре Шандор Петефи һәм башка вакыйгалар турында дәртләнеп сөйләгәннәре  әле дә истә. Математиканы сугыш ветераны Нури абый Галиев укытты, фронттагы гаскәрләргә “Катюша”  миномёты снарядларын урман  юлыннан ташыганда машиналары сазлыклы  урында  бата.  аны  этеп чыгара алмагач, арткы  ягына  бер  снарядны  беркетеп  кабызып  җибәрәләр. Реактив  снаряд  машинаны  күз  ачып  йомганчы  этеп  чыгара,  зур  тизлек  белән  “очучы” машина  аздан  гына  агачларга  бәрелми  кала. Олы  Әтнә  авылындагы  урта  мәктәптә  тарих  фәнен  рус  телендә  Югары  Шашы  авылында туган  Шамил  абый  Җәләлиев  укытты, яраткан  сүзләре “О, дети”, “Дәвам  ит!”,  “Менә  бу  киягазьгә  нәрсәлер язылган, укып  күрсәт  әле!”  иде.  Иске  Шимбер  авылы  егете  Гомәр  Хәйруллин  тәмәке  тарта  иде,  10 класста  укыганда бер  дәрестә  Шамил  абый  аны  бастырды  да  кесәсеннән  тәмәке  кабын  чыгарып  күрсәтергә  кушты. Бераз  карышкач  Гомәр  капны  чыгарып  бирергә  мәҗбүр  булды.  Үзе  дә  тәмәке тарткан  Шамил  абый  сатирик  тел  белән  егетебезгә: “О!”, “Плиска!”, кайдан  алдың  син  моны, минем  күпме  эзләп  тә  таба  ала  алганым  юк  бит  моны!” дип  әйтте. Математикадан  Иске  Мәңгәр  авылында  туган  Госман  абый  Нәҗипов  укытты,  бик  таләпчән, яраткан  сүзләре “Ипи  чертүчеләр сез!” һәм  “Без  труда  не  вытащишь  и  рыбку  из  пруда!”. Чынлапмы,  шаяртыпмы, Харковь  шәһәрендәге  духовный  семинариягә  поплыкка  укырга  китәчәген  сөйләп  йөргән  Гомәр  мәктәптә  шактый  зур  гау­га  тудырды. Госман  абый  аның  әти-әниләренә  барып  бу гауганы  хәл  итеп  тә  йөрде  әле. Гомәр  белән  интернатта  бер  бүлмәдә  яшәдек,  ул  әтисенең  Ерак  Көнчыгышта  чекист  булып  эшләгәне,  башкалар  белән гаепле саналган  кешеләрне  төнлә машина белән җыеп йөргәннәре турында  сөйләгән  иде.
Узган  гасырдагы  тарихыбызга  килсәк, Ленин  бабабызның  1917 елның  6 июлендә  оештырган  восс­таниесе барып чыкмагач, патша  хөкүмәтенең  эзәрлекләвеннән Разливта көрәштәше Зиновьев  белән бергә качып ятуын, аның  тагын Бухарин, Радек һәм  башка  коллегалары  булуын да  белми  идек. Әле  “немец шпионы”  дип  игълан  ителгән бабабыз, патша  шпиклары  танып  кулга  алмасын  өчен  хатын  кыз  киемнәре  киеп  “ире”  Иосиф  Сталинны  култыклап  вокзалга  төшкән  булган, элек вакытлы хөкүмәт җитәкчесе Керинскийның  революция  вакытында  илдән  хатын-кыз киемнәре  киеп чыгып  качуы  турында  яздылар, сөйләделәр. Соңрак  социа­лист Керинскийның үз киемендә  инглиз  илчесенең машинасында Петроград­тан  чыгып  киткәнче  революция  ясаучыларны  коралландыру  өчен  арсеналларны  ачарга  боерганлагы  турында  яздылар. Моны  аңлап  була, Англия Россия  үзенә  конкурент  була  алмасын  өчен  күп  гасырлар  буе  аңа  каршы  төрле  ысуллар  белән  көрәшкән, бу  очракта  да  россиялеләрнең  коралланып  берберсен  кырулары  аларга  файдага  булган, Керинский  да  инглизләргә  тырышып  хезмәт  иткән. Октябрь  революциясенә  Лев  Троцкий да зур  өлеш  керткән, бабабыз Разливта  вакытта  ул  ялкынлы чыгышлары  белән  Петроградтагы  солдат, матросларның  күбесен  большевиклар ягына аударып  бетергән. Борынгы  заманнарда  патшалар  да,  чит  илләрдән  чакырып  китерелгәнгән  тарихчы  галимнәр  дә  тарихны  үз­ләренә ничек кирәк, шулай итеп   үз­гәрткәннәр. Мәсәлән “Повесть временных лет” елъязмасында христианин апостол Андрей  Первозванныйның  Кара  диңгезгә  коючы  елгадан  соңрак  төзеләчәк   Киев шәһәре тирәсеннән узып  Новгород  шәһәренә менүе тасвирлана. Минем үз архивымда 1986 елда  басылган фәнни җурнал  бар, анда  ул  апостолның  Кара  диңгезгә  кою­чы делтасы өч тармактан  торган  елга  буенча күтәрелгән  булуы,  Кара  диңгезгә өч тармакка  бүленеп  кою­чы  бер  генә  елга –  элек  “Истр” дип  атаган  Дунай  елгасы  гына  булуы  язылган. Елга  буенда  шулай  ук  Киев  дип  аталган  шәһәрләр  булган,  аларга  төрки  кабиләләр  башлыгы  Кий  нигез  салганлыгы  турында   бер  тарихчы  мәкаләсен  укыган  идем. Димәк,  апостолның Новгородка  менүе  легенда  гына  булырга  тиеш.
   Күптән  түгел    Владимир Путин  мәгариф  системасындагы  тарих  төрлечә  язылган  60тан  артык  китап  урынына  тарихны  бертөрле  генә, дөресрәк  итеп  күрсәтүче  китап  язарга  әмер  биргән  иде,  тик  ул  әмернең  тулысынча  үтәлүе бик  икеле. Бәлкем  безнең  тарихчылар  гына  тарихи   елъязмаларны  әрле – бирле  генә  укып, төрле китаплар  чыгарып  диссертацияләр  яклап  кандидат, докторлар  булып  яталардыр?
 
Чит  ил  тарихчыларына  килсәк, “Тарих  атасы”  дип  аталган  Геродотның  шактый  тарихи  язмаларының  археологик  тикшеренүләр  дөрес  булмауларын  күрсәтәләр,  шуңа  аны  “Ялганчы  тарихчы”  дип  тә  атыйлар. Ул   үзе  яшәгән  вакыттан  күпкә  алдарак  булган  вакыйгаларны  төрле  кешеләрдән  сораштырып  язган, алар,  мәсәлән  бер  гасыр  элек  булган  вакыйгаларны  әлбәттә  төгәл  итеп  сөйләп  бирә  алмаганнар. Шул ук  вакытта  тарихны  махсус  бозып  язучы  “осталар”  да  булган,  аларның  барысы  да  фаш  ителгәнме  икән?
Тарихтан  билгеле  булганча,  инглиз  кешесе  Говард  Картер 1922 – елның  4 ноябрендә  Мисырда  Фараоннар  Үзәне  дип  аталган  урында  артык  зур  булмаган  каберлекне  казып  ача  һәм Тутанхамон  исемле  фиргавеннең  мумиясен таба. Мумиягә, анда  күмелгән  алтыннан  ясалган  һәм  башка  кыйммәтле  әйберләргә  тиюче,  талаучылар  булмаган. Мисырда  аның  казу  эшләрен  Британия  археологы  лорд  Карнарвон  финанслый. Әлбәттә  бу  ачыш  дөняда  зур  шау-шу  тудыра,  бу  бит  банкирдан  археологка  әйләнеп  Троя  шәһәрен  казып  тапкан  немец  Генрих  Шлиман  гамәле  кебек  гаҗәеп  хәл.  Мисырдагы  бу  ачыш  турында,  аннан  соңрак  булган  хәлләрне  тарих  белән  кызыксынучылыр   яхшы  беләләрдер.
    Шактый  еллар  элек  Олы  Әтнәдәге  хәзерге  редакция  каршында  булган  үзәк  библиотека  яңа  урынга  күчте. Иске  бинаның  верандасына вакыты  чыккан  меңләгән китап – журналларны  чыгарып  өйгәннәр  иде, укырга  яратучылар  шактыен  җыеп  алып  киткәннәр. Соңрак  мин  дә  аннан  үземне кызыксындырганнарын  өйгә  алып  кайттым. Алар  арасында  1998 елда  басылган  “Техника  молодёжи”  җурналлары  да  бар  иде.  Журналның  апрель  ае  санында 64-66 битләрдә  Константин  Смирновның  “Не  придется  ли  закрывать  открытие  гробницы  Тутанхамона?”  дигән  мәкаләсе  миндә  кызыксыну  тудырды. Автор  Картерның  ул  кечкенә  берничә бүлмәле   каберлекне 1917 елда  ук  инде  казып  тапканын,  эчен  тикшереп  кире  күмеп  куйганлыгы  турында  яза. Бу  хәл   каберлектә  кызыксындырырлык  бернәрсә  дә  булмавы  турында  сөйли. Озак  еллар  казу  эшләре  алып  барып  башка  җирләрдә  дә  кызыксынырлык  әйберләр  таба  алмаган  Картер,  өстә  аталган  җирдә  һәм  вакытта  элекке  эшчеләрне  эштән  җибәреп,  яңаларын  җыеп  биш  ел  элек  казып  табып  кире  күмгән  каберлекне  яңадан  казып  ача. Мәкалә  авторы  көчле  дәлилләр  китереп  Говард  Картерның  мошенник  булуын,  Тутанхамон  исемле  фиргәвеннең  тарихта  бөтенләй  булмавын  ачып  сала. Шул  елгы  журналның  октябрь  ае  санында да  өстәмәләр  бар. Бу  турыда  интернеттан  да  мәкаләләрне  укып  яки  алып  укып була.
Шул ук ялганчы инглизнең хәзерге ватандашлары үз илләрендә   бронза  эрасында    салынган  дип  саналган, Уилтшир  графлыгындагы  Стоундхендж (Таш  Боҗра)  булу  белән  горурланалар. Аның  турында  википедиядән  дә  укып  белеп  була. Берничә  ел  элек  мин  “Загадки  XX – века”  исемле  журналда  чынлыкта  ул  таш  боҗраның  1957 – 58  елларда   цементобетоннан  ясалганлыгы  турында  укыган  идем. Андагы  ике  фоторәсемдә  башта  ул  урында  5 – 6  килограмлы  һәм  алардан  кечерәк  ташлар  гына  аунып  ятуы  һәм  икенчесендә  эшчеләрнең  автокран  ярдәмендә  бетон  валун – баганалар  өстенә  тимер – бетон  дугасыманырак  балкалар  куюлары  күрсәтелгән. Автор  язуынча, икенче  Бөтендөнья  сугышынан  соң,  инглизләргә  илләрен  аякка  бастыру  өчен  шактый  акча  кирәк  була.  Англиягә  туристларны  җәлеп  итеп  акча  эшләү  өчен  хөкүмәт   Таш  Боҗраны  ясата,  аны  бик  борынгы  итеп  күрсәтү  өчен  махсус  буяу  белән  буята  һәм  туристларга ул  ташларга  якын  килүне  тыя. Менә  сезгә  борынгы обсерватория, акчагызны  түләгез дә  ерактан  хозурланыгыз...
Дөньяда  идеаль  бернәрсә  дә  юк, А.В.Волошиновның “Математика  и искусство”  исемле  китабында  түбәндәгеләр  язылган: “В  1931 году  математику  постиг  удар  ужасающей  силы: 25 летним  австрийском  логиком  Куртом  Геделем  была  доказана  знаменитая  теорема,  согласно  которой  в  рамках  любой  системы  аксиом  существуют  неразрешимые  утверждения, ни  доказать, ни опровергнуть  которые  невозможно... Разумеется  катастрофы  не  произошло  и  нау­ка  не  остановилась. Наоборот,  учёные  ещё  раз  убедились  в  том,  что  наука  находится   в  постоянном  движении, что, конечная  цель  познания – “Абсолютная  истина”  недостижима.  
А  как  бы  хотелось  учёному,  чтобы  его  любимое  детище  жило  вечно!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев