Әтнә дирижеры
Илгиз Кадыйров, Казан-Олы Бәрәзә
1958 елның көз ае. Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасында культура работникларының беренче республика съезды ахырында иң көчле коллективлар катнашында концерт гөрли.
Менә безгә дә чират җитә. Сәхнәгә Әтнә район культура йортының зур хоры чыгып баса. Композитор Әхмәт Хәйретдиновның Мәхмүт Хөсәен белән язган “Зөһрә йолдыз” дигән шаян һәм җитез җыры яңгырый. Баяннарда – Шәүкәт абый (фамилиясен хәтерләмим), Әхәт абый Маликов һәм Реваль Мохтаров. Залдан көчле алкышлар яңгырый. Хорның сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры – Илгиз Кадыйров баш ия. Ә күпме хезмәт, тырышлык һәм үҗәтлек, борчылу-мәшәкатьләр алып килде миңа бу дирижерлык итү... Бу уңыш турында бүгенгә кадәр әле беркем дә язганы юк кебек. Һәрхәлдә, укыганым юк. Шуңа күрә, үземә каләм тибрәтергә кала инде. “Үзеңне үзең мактамасаң”...
Миңа күптән түгел бер хәбәр килеп иреште: Әтнәдә районның мәдәният өлкәсендәге уңышларын барлап, тарих сымаграк хезмәт язалар икән. Мин моны хуплап, Әтнә хорының беренче “дирижеры” турында язарга булдым. Бәлкем, кирәге чыгып куяр.
Әтнә район культура йортында съездга бик җитди әзерлек башланды. Миңа хор белән эшләүне йөкләделәр. 10 классны бетергән, бернинди музыкаль белемсез 18 яшьлек егеткә җиңел эшме бу? Әлбәттә, бик җаваплы һәм авыр вазыйфа. 1957 елда Мәскәүдә, Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында катнашкан Әтнә район җыр һәм бию ансамбле инде таркалган, чөнки аларның шактые авыллардан иде. Хорны өр-яңадан төзергә туры килде. Ул вакытта Олы Әтнәнең үзендә талантлар күп иде. Ә культура йорты директоры Мөбәрәк абый Сабиров һәм худрук-сәнгать җитәкчесе Җәүһәрия Хәйруллина бу эшнең башында булдылар, оештыру эшләрендә зур ярдәм иттеләр. Минем бурыч – тиз арада нота граммотасына төшенү. Ходайның бирмеш көне – Әтнәдә җәйдә эшләргә дип композитор Ифрат Хисамов килгән иде. Бер ай буе мин аның артыннан калмыйча, тагылып йөрдем йөрүен, тик чатылдатып нотага карап уйнау дәрәҗәсенә ирештем! Әле агитбригадага да чыгып кердек урак өстендә. Маэстро мине бик түземле генә өйрәтте. Моның өчен мин аңа гомерем буе рәхмәтле булдым. Безнең бу танышлык гомер буе барды. Җитмәсә, 1980 елларда Республика Халык иҗаты йортында бергә эшләргә дә насыйп булды.
Репетицияләр һәр көн кич уза торды. Хор белән мин үзем дә өйрәндем. Җәүһәриянең ярдәме бик тиде миңа. Ул бит Әтнәгә культпросветучилище бетереп килде. Ә анда аз-маз музыка белеме дә бирәләр, ул хорда да җырлаган. Көндезләрен без аның белән сәхнәдә күнегүләр ясыйбыз. Ул – хор, мин – дирижер! Иң мөһиме – ул мине сәхнәдә каушамаска-курыкмаска, үземне кыю тотарга өйрәтте. Ә эш күп. Казаннан берсе артыннан икенчесе комиссияләр килеп китә, ә фотографлар хор репетицияләрен кич буе төшереп йөриләр.
1945 елда оешкан җыр һәм бию ансамбле яңадан аякка баса һәм ... Муса Җәлил исемен йөрткән Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә яңадан уңыш казана!
Ә хор белән җитәкчелек иткән булып кулларын селкеп торучы – 18 яшьлек Олы Бәрәзә егете... Съездда Әтнә район культура йорты республика күләмендә “Иң яхшы культура йорты” дигән данга лаек булды һәм бүләккә тынлы оркестр уен кораллары бирелде. Тик... Бу җиңү миңа бернинди дә шатлык китермәде. Чөнки хорның уңышы кайберәүләрнең престижына барып бәрелде, кәефен җибәрде. Бу турыда кайчан да булса бер язармын әле. Янәсе, “без дирижерсыз җырлап та Мәскәүләрне айкап кайттык”.
Культура йортында ел ярым эшләгәндә агитбригада белән өч мәртәбә авылларга чыктым, шигырь сөйләдем, хромкада һәм баянда уйнадым, бөтен концерт минем өстә булды, агитбригада такмаклары яздым, үзешчән композиторлар түгәрәге оештырдым (Әхәт абый, Реваль һәм үзем), район смортлары вакытында гармунсыз килгән коллективларга ярдәм иттем, спектакльләрдә уйнадым (“Зәңгәр шәл”, “Шәмсекамәр”, “Кыз урлау”). “Зәңгәр шәл” спектаклен скрипка белән башлап җибәрдем, бетмәс-төкәнмәс клуб кичәләрендә, танцы-маскарадларда баян сыздым. Тик...боларның берсе дә минем хезмәт кенәгәмә кермәгән. Аны миңа берәү дә ачмаган! Әйдә, эшләсен Бәрәзә малай-шалайлары, дигәннәрдер. Үзем дә архивларда йөрмәдем. Пенсиягә нәкъ 70 яшь тулган көнне киттем. Бар булганына кәнагать.
Әтнәдә алган чыныгуым хезмәт иткәндә ярдәм итте. Мин полк хорының аккомпаниаторы булдым. Без Камчатка флотилиясендә – беренче, Тын океан флотында өченче урынны яуладык. Мине өйгә кайтып килергә отпуск белән бүләкләделәр! Армиядән соң пединститутның музфагында укыганда мин дүрт ел хор дирижеры классында белем алдым. Менә бит, халык дөрес әйтә: “Башыңа төшкәч – башмакчы буласың” дип. Тик мин генә халык музыкасын җыючы – фольклорчы булып киттем шул... Тәкъдирдер...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев