Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Тәнкыйть кәнфит түгел

Газет-журналларга, алдагы ярты еллыкка, язылу чоры. «Әтнә таңы» газетасының тиражы кимүе, редакторыбызны гына түгел, мине дә борчый. Аз гына булса да тиражы арттырып булмасмы дип һәм үземне борчыган берничә сорауга җавап алу максатыннан чыгып язам.

Тираж кимүнең сәбәпләре күптөрле. 
Иң беренчесе: районда халык саны кими. Район оешканда бу сан унбиш меңгә аз гына тулмый иде, хәзер, унөч меңнән аз гына артык. Тираж кимүгә газета битләрендә тәнкыйтъ язмаларының юкка чыга баруы да билгеле бер күләмдә тәэсир итә торгандыр. Фәридә ханым Филатова мәкаләләрендә тәнкыйтъ фикерләре бераз гына чагылыш таба. Бүтән язмалар тоташ мактау, мактанулардан тора дисәк тә ялгыш булмас. Сүз дә юк, анысы да кирәк. Халыкта, «майлы ботка да туйдыра» дигән әйтем бар. Тәнкыйтъ кәнфит түгел. Кемгәдер ошап бетмәскә дә мөмкин. Ләкин, ул газет укучыларда 
нык кына кызыксыну уята. Бәлки газетада басыла торган фотосурәтләрнең форматын кечерәйтергә кирәктер. Бүтән 
районнарның газетларында андый зур 
форматтагы сурәтләр күренми. Минем кебек, газет белән элемтәдә торучы 
хәбәрчеләрнең язмаларына урын күбрәк 
калыр иде дип уйлыйм.
Шаулап-гөрләп өч көн буе барган сайлау-
лар да узып китте. Рәсәй һәм Татарстаныбызда кем күпме тавыш җыйганын, депутатлыкка кемнәр узганын телевизордан карап, газеталардан укып беләбез. Райондагы сайлау участокларында ничегрәк та-
выш биргәннәр? Әлегә билгесез. Ә беләсе килә. Безнең районда телевидение юк. Бу мәгълүматларны халыкка җиткерүче – бары 
тик «Әтнә таңы газеты гына. Нәтиҗәләр ба-сылып чыкса, төрле имеш-мимеш сүзләргә урын калмас иде. Тираж артуга да билгеле бер күләмдә этәргеч булыр дип уйлыйм.
Әтнәнең Карл Маркс һәм Совет урамна-
ры кисешкән чатта кызыл кирпич стена 
бар. Ишелмәсенгә терәүләр куйдылар да. Бу терәүле стена кайчанга кадәр торыр икән? Әтнә район үзәген бер дә бизәми бит. 
Шул кибетләр артында, дөресрәге чәйханәнең арт ягында, бәдрәф сымаграк әйбер бар. Аннан да «похабный» урынны 
минем бүтән җирдә күргәнем юк. Ул урынны сурәтләргә татарча сүзләр таба алмадым. Ә чын иткән бәдрәф кирәк. Түләүле булса да, берәү дә каршы килмәс. Ул җирдәге оешмаларның бәдрәфләре бикле. Җомга 
көнне базарга килгән сатучылар памперс киеп киләләр ди. «Ак барс» банкның бәдрәфе бикле түгел. Ничә керсәң дә анда идеаль тәртип. Банк читтәрәк шул. Банк янәшәсендәге элеккеге мәдәният йортының 
җимерек хәрабәләре кайчан юк булыр икән?. 
Бу язмамның «Әтнә таңы» газеты битләрендә басылуына шигем бар. Чөнки, бер язмам елдан артык, икенчесе ярты елдан артык, редакциядә басылмый яталар. Басылмаган очракта, язмаларны кире ала-сы булыр. Аллага шөкер, Республикабызда 
татарча басмалар җитәрлек. Ләкин, чүпне читкә чыгарасы килми иде.

Закиров Рәүфҗан 
Олы Мәңгәр авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец.