Томас Эдисон урлаган бөек уйлап табулар
Безне мәктәпләрдә Томас Эдисон бөек уйлап табучыларның берсе булган дип өйрәттеләр, хәзер дә өйрәтәләр. Аның төрле алдынгы технологияләр уйлап табуын һәм аларга меңнән артык патентлар алуын инкаръ итеп бетереп булмый. Ләкин кайбер тарихи фактлар Эдисонның башкалар уйлап тапкан ачышларны да үзләштерүе турында сөйлиләр.
Мәсәлән флюроскопны шул кеше уйлап тапкан дип санала, без барыбыз да поликлиникаларда үпкәләребезне, сөякләребезне, башка җирләребезне рентген аппаратында тикшертәбез. Чынлыкта беренче рентген сурәтен немец галиме Вильгельм Конрад Рентген берничә ел элек ясый. Эдисон моны танырга теләми һәм бу “ачыш” аңа шактый күп акча эшләргә мөмкинлек бирә.
Фонографны – кеше сөйләмен һәм башка тавышларны яздыра торган җайланманы француз типографы һәм сатучысы Эдуард – Леон Скотт де Мартинвиль Эдисоннан 15 елдан артыграк вакыт алдан ясый, һәм соңгысы 1877 елда үзе “уйлап тапкан” фонографларны сатканда беркайчан да Мартинвильне искә алмый.
Томас Эдисон уйлап тапкан дип саналган кинетографны аңа кадәр ике ел элек француз уйлап табучысы Луи Лепренс ясый. 1890 елда Англиядә патент алып үз ачышын – хронофотографик аппаратны Америкада игълан итү өчен Лепренс шул елның 13 сентябрендә поездга утыра һәм шуннан соң багажы белән бергә юкка чыга, ул ачышка патентны Эдисон ала. Лепренсның улы ул аппаратка патент алырга теләп 1902 елда Эдисонны судка биреп аңа каршы күрсәтмәләр бирә башлагач билгесез җинаятьче ул егетне атып үтерә. Лепренсның юкка чыгуына, аның улының үлеменә бәлкем Эдисонның катнашы юктыр да, ләкин аларның кемгә файдалы булуын да онытмаска кирәк.
Радионы уйлап тапкан дип саналган Италия студенты Марконидан алты ел алдан беренче андый җайланманы рус уйлап табучысы Попов ясап сыный, тик Россия бюрократлары ярдәм итмәү сәбәпле ачышына патент ала алмый. Патент алган Маркониның радиоалгычы Поповныкына бик нык охшаган була.Күп кенә уйлап табуларына кешеләр, башлыча акча булмау сәбәпле, патент ала алмаганнар, калын кесәле бәндәләр ул ачышларны сатып алып, патент алып тарихка кергәннәр. Томас Эдисон да башка кайбер “ачышларын” шулай ясаган булырга мөмкин.
Совет заманнарыннан мин “Наука и жизнь” журналын кызыксынып укый идем. Журналның соңгы битләрендә илебез кешеләренең төрле уйлап табулары турында языла иде. Соңыннан чит илләрдә, башлыча Япониядә шул ачышларга патент алып яхшы гына акча эшләгән бәндәләр турында язып чыктылар...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев