Әтнә таңы

Торна хәтере

Илдар Низамов, Чишмә Сабы авылы

Быел кара җиләк бик уңды. Тырыш кызларыбызның ке­сәсен бераз калынайтып алырга сәбәп булу өстенә әле аның аркасында  Казан артының Мари иле белән чигендә утырган безнең Чишмә Сабы авылы телгә ешрак керде:  җиләк табырга булышыгыз, урманга алып барыгыз. Хәбәрләшү, кайтып-китү ешайды.
Кайткан бере җиләккә каера. Үзебезнекеләрне әйтеп тә торасы юк – иртә таңнан урман ягына. Менә бүген иртән бертуган сеңлемнең улы, инде ир урталарын узган җитәкче эшмәкәр кереп: “Абый, Неваң белән җиләккә төшеп меник әле, бер түрәм, кара җиләк теге вирустан файдалы икән, ди, күңелен күрик инде”, диде. Кичә яңгыр явып киткән иде, үз иномаркасын азаплыйсы килмидер, дип, риза булдым. Җитмәсә, Казаннан бер аспирант кыз – минем хатын белән аралашып йөрүдән җай табып, нәкъ менә бүген җиләккә кайтып төшкән.
Невага сыйдылар. Киттек. Урманга кадәр дүрт чакрым. Башта басу юлы, аннары болыннарны кискән үләнле юл. Шәп җилдерәбез. Рульдә булгач, мин алга – борын төбенә генә карап барам, ә менә яшьләр тирә-юньне дә күзли икән. Кинәт икесе берьюлы: “Торналар!” дип кычкырып җибәрмәсенме. Аларга ияреп, уңга карыйм. Чыннан да, шактый еракта, бер көтү торна шәйләнә. Яшьләр бөтен гәүдә белән шул якка борылып, катып калды. Берсе түзмәде, “Илдар абый, әз генә туктап тор инде!” дип ялварды. Туктадым, үзем дә җентекләбрәк карадым. Ике басу читендә, унлап торна берничә төркемчек булып укмашканнар да үзләренчә хәрәкәтләнәләр. Безнең туктаганны шәйләп, алар да тынды. Юлыбыздан элдерттек. Кызыксыну көчәйде генә. “Алар нигә төшкән?” Сорау, әлбәттә, миңа. Әлләни уйлап тормыйча: “Арпа басуына бит, ашарга төшкәннәр”, дидем. “Өлгермәгән ич әле”. “Өлгермәгәне йомшак, тәм­лерәктер дә”, дип акыл саткан булдым.
Күзәтү дә, әңгәмә дә шушының белән төгәлләнде. Җиләк җыеп, канәгать булып кайттык. Торна тамашасы онытылды.
Тик  озакка булмаган икән. Көннәрдән бер көнне..., юк, төннәрдән бер төнне теге манзара  күз алдына килеп басмасынмы. Әмма торналар басуда түгел, күл буенда иде. Юк, ниндидер хыялый күл буенда түгел, ә бәлки чын – үзем күргән-белгән, бала чакта яныннан үтеп йөргән, суын эчкән, битне юган күл килеп басты. Торналар төшкән урында элек аралары әлләни ерак булмаган ике күл иде. Башта кечерәге корыды, аннары – зурысы.
Шулар искә төшеп, “нигә корыды икән?”, дип уйлап яттым. Уйлану сәбәпсез дә түгел иде – авылыбыз тарихын язарга керештек, яшьләр кызыксынып китеп, төрле сорау бирә. Әле кичәле-бүгенле генә клуб җитәкчебез авылыбыздан ерак түгел Шура елгасында марилар белән өч колхоз бергәләшеп төзегән ГЭС турында сорашты да, шул хәтирәләргә бирелеп кителде. Торналар, моңа да турыдан-туры катнашлы икән.
Һай, үткәннәрне тиз онытабыз шул. Һәм күпме югалтабыз. Ник соң тарих белән кызыксыну бездә әле канга сеңмәгән, йола булып мәңгеләшмәгән. Бездә хәтер торнаныкы хәтле дә түгел  микәнни! Әнә бит кайтканнар! Юк, алар арпа ашарга төшмәгән, алар ата-бабалары зиһененә мәңгелеккә сеңеп калган газиз күл “нигезенә”,  рухый ризыкка омтылган кебек, тартылып кайтканнар. Шушы тойгы-хис белән сугарылган йоланы  балаларына да биреп калдыру теләге аларны инде күптән корып беткән күлләре урынына тартып китерә, күрәсең. Эх, адәм балаларына да сеңдерергә иде шундый могҗизави көчле хисне!
Ә нигә алар шушындый фаҗигага тарыган соң? Инде күлләр тарихын ачык­лап бетерергә теләгәндә... Бактың исә: торналар тарыган фаҗигага без – адәми затлар гаепле икән ич! Авылыбыздан агып чыккан инешне түбәндәрәк буып куеп, анда тегермән эшләтеп, басуларны су белән туендырып торганда гына тирә-юньне яшеллеккә төреп, торна кебек тереклеккә оя, ризык биреп, күлләр дә яшәп яткан икән. Бу тирәдән килгән былбылдык, бүтән кош-корт тавышлары ни кадерле аһәң булып әле дә хәтердә яңаргалый. Буаны бетереп,  дымлы мөхит тә юкка чыккач, күлләр дә кипкән, торналар да киткән.
Юньсез башланган адымнан юньле сукмак салынмас.
Авылдашларыбызның хә­тереннән җуелып барган тарихи  ГЭС сәхифәсенең дә азагы күңелсез ич: берничә авыл кешесе үз хезмәтенең нәтиҗәсеннән горурланып, хисләнеп карап торган караш җитмәслек буадан таяк белән сикереп чыгарлык инешкә, ике катлы, үзенчәлекле корылышлы бинадан ике субай башы тырпаеп торганын күреп, кем бүген тарихтан сөенеч кичерер икән. Ә бит үкенеч ярасын бик үк тирәнгә җибәрмәскә дә мөмкин булгандыр. Электрны үзәктән китертеп, ГЭС­ның кирәге калмагач, аны бетерсәләр дә бинасын,  буасын саклап тотарга, файдасын күрергә иде.
И-и-и адәм баласы, бөтен илең, авылың турында уй­лыйсың да бит, ә менә үз ба­лаларың, оныкларың кайларга барып таянырын күз алдына китерәсеңме? Кайчан да алар менә әле син яшәп яткан, ата-баба гасырлар буе саклаган нигезгә кайтып шушы кавем телләрендә бер җыр җырлап китәргә  теләрләрме? Торналар кебек...
Э-э-эх, адәм баласына да торнаныкы кадәр генә хәтер би­релгән булса... Шөкер, бирелгәндер, иншалла, безгә алмашка киләчәк буын да ата-баба нигезен хәтердә саклап, аны сагынып кайтырлар, дигән өметтә калыйк.

Реклама

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: