Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Тәртип кирәк, авылдашлар

Саймә Сабирова, Күлле Киме авылы

Япониянең “Diamond Princess” круиз  лайнерында, хәтерләсәгез, коронавирус булуы мәгълүм булып, сигез зарарланган кешене Татарстанга  да кайтардылар.   Аның 17 палубасы бар, аларда кафе һәм барлардан тыш, казино, театр, бутик, часовня, сәнгать галереясе, гольф кыры да бар. Менә  нәкъ шундый “Фантазия” дигән лайнерда без дә бер елны сәяхәттә булдык. Палубадан палубага лифт белән күтәреләсең, өстәп лайнерның үзендә бассейн, джакузилар,  меңгә якын кеше сыйдырышлы кинотеатры да бар. Монда күбрәк  Европа, Япония, Кытайдан килгән халык. Безнекеләрне әллә кайдан танып була. Бассейнга аның янындагы душка кермичә генә чумлый икән, мондыйлар  янына килеп  иркен русчалатып сөйләшә башлый аласың һәм ялгышмыйсың да. Менталитетмы инде ул безнең, әллә тәрбиясезлегебезме? Шулай Раилә белән шәһәргә чыгып, арып кайтып, бик ачыгып, шуның өчен  ресторанга кереп капкалап алып, джакузида массажланырга булдык. Мин алданрак киттем, карыйм, джакузиның берсендә парлап ирле-хатынлы утыралар. Урын күп, иркен. Бик зыялы күренәләр:  спортсмен гәүдәле  урта яшьтәге ир-ат, нечкәбил хатын. Французлардыр?!  Мин дә матур гына душ астында юынып алар янына кыяр-кыймас кына  килеп утырдым. Башка вакытта душ астына бару, урыс әйтмешли, “как получится”. Берзаман ерактан Раилә күренде. Мин инде бу пар янында  биткә кызыллык китермәү йөзеннән, Раиләгә татарчалатып душка керергә ишарәлим. Ул аңлады. Минем яныма килеп ауды. Мәлҗерәеп утырабыз. Рәхәәәт! Шул чак теге “француз” чип-чиста татарча сөйләшә башламасмы? Күз  шакмак булды! Алар Буа ягыныкы булып чыктылар. Алар да шушы ямьсез күренешкә еш тап була икән. Иң кызыгы, лайнерда гына түгел, диңгездә дә шулай. Отельның бассейнына турыдан туры диңгездән кереп китәләр безнекеләр. Душ шунда, суы җылы, үзең көйлисең ничек кирәк. Ә гадәт чир кебек китми. Тозлы гәүдәсе белән теге бассейнга ава. Ә кемгәдер, бәлки, диңгез суы ярамый торгандыр! Гадәт дигәндә. Былтыр Европа илләрендә булырга туры килде. Исең китә андагы тәртипкә.
Прагада метрода син. Эскалаторның уң ягына басып бара барлык халык.  Ашыккан кеше сул як буйлап юлын дәвам итә, аңа комачаулаучы юк. Сулда, барлык кешегә киртә булып тора  икән берәү, көт тә тор – безләрдер ул. Тагын бер күренеш. Метро. Барлык халык поезд көтә. Поездның ишеге болай гына ачылмый. Пыяла ишектә кул сурәте. Шуңа кулыңны тидерәсең – ишек ачыла. Ярый әле бездә ул юк. Тукталышта торган поезд китә алмас иде. Ашыккан кеше йөгереп килеп, китүче поездның ишеген ачарга мәжбүр итеп, кеше тормышын куркыныч астына куяр иде. Үзен  дә шул хисаптан. Вагоннан кызы белән бер ханым чыгарга әзерләнә, һәм без, бер болыт кеше, керергә торабыз. Шушы төркем башта ханымны чыгарды, аннан соң без кердек.
Чехияда транспортка түләү системасы  болайрак. Алдан, тукталыштагы җайланмадан билет аласың, анда бару вакытын күрсәтәсең, ул билет метрога да ярый. Кереп, компостерга баскач, билет теркәлә. Билет сатучы да юк, контролёрлар да ишек төбен сагаламый. Барысы да синең намусыңа бәйле. Ә бездә мондый системаны кертеп булыр идеме? Мондый адымны шик астына куясы килә. Ләкин шуны әйтеп үтим, транспортта йөрү бәясе безнең белән чагыштырганда күпкә кыйммәт. Барысы да чагыштырудан тора. Хезмәт хакы күбрәк аларның, дип тә әйтеп була. Шулайдыр, ләкин налоглар, азык-төлек бәясе безнекеннән күпкә кыйммәт.
Һәрбер язманың максаты була, килешәсездер. Бүгенге көндәге вәзгыятне  күреп минем эчем поша. Үзизоляцияне без бик танырга тырышмыйбыз. Без кытайлар түгел бит?! Аларга тәртип кирәк. Ә бездә урыс психологиясе  чәчәк ата: ”Авось пронесёт”. Не пронесёт, сакланганны гына саклармын дигән Аллаһыбыз. Шуның өчен, тәртип кирәк, авылдашлар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев