Әтнә таңы

Убырлы Кыш бабайны ник китермәде...- Күшәр балалары белә

Бүген Күшәр мәдәният йортында балалар өчен Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Аны мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырды.

Мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан балалар өчен үткәрелгән бу бәйрәм әкияти төсмер алып башланды. Убырлы Кыш бабайны китермәде... барыбыз да хафага төштек... Менә шул рәвешле дәвам итте  бәйрәм. Сихри бер тамаша булды ул. 

Кыш бабай белән Кар кызы да бар иде, Убырлы карчык,  Песи, Төлке, Кар бабай...

   Мәдәният йорты директоры Лилия Галиева бик матур итеп алып барды аны, сәнгать җитәкчесе Фәридә Гафарова  (Убырлы карчык булып киенде) аңа булышты.  Уеннар, җырлар белән бергә үрелеп барды. Кыш бабай да биеде, балалар көтеп алган Кыш бабайга  барлык һөнәрләрен күрсәттеләр: биеделәр, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. 

Реклама

Балалар да, әти-әниләр дә бик ошатып, оештыручыларга рәхмәт әйтеп таралыштык.

Гөлүсә Галимҗанова,

Күшәр авылы китапханәчесе.

Автор фотолары.ув

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: