Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Үзенең осталыгын башкаларга да өйрәтә

Рамил Ренат улы Шарафиев.

Бу исемне ишетүгә, өздереп гармунда уйнаучы, йөзеннән нур чәчеп торучы егет күз алдына килә. Ул үзе генә уйнап калмый, ә үзенең осталыгын башкаларга да өйрәтә. Ә моның өчен бездә Әтнә сәнгать мәктәбе эшләп килә. Әйе, Рамил әлеге мәктәпнең "Музыка сәнгате" бүлеге "Халык уен кораллары" классы укытучысы. Ул бирегә Арча педагогия көллиятенең музыка бүлеген, Казан югары уку йортының баян бүлеген тәмамлап килә һәм дистә елдан артык инде шул өлкәдә хезмәт куя. Ул укучыларга тальян, хромка, курай музыкаль инструментларында уйнарга өйрәтә. Кирәк булса гитарада да уйнарга өйрәтә алам, ди уен коралларын кулында "биетүче" оста. Бик озаклап ник Рамил турында сөйли икән, диярсез. Сәбәбе шул, 18 май көнне Рамил үзенең укучылары белән Иске Өҗем мәктәбенә концерт белән килде. "Заман сулышында" дип аталган төркем бу исемне тикмәгә генә алмаган. Үзләренң чыгышларын тагын да баету, уен коралларының тавышын тагын та тулыландыру өчен алар яңа технологияләр кулланып эшлиләр. Чыгыш ясаучы укучылар уен коралларында музыкаль язмаларга кушылып уйнадылар. Безнең мәктәптән генә дә дүрт укучының музыка уен коралларында уйнарга өйрәнеп, тамашачы алдында чыгыш ясавы зур горурлык, әлбәттә. Киләчәктә алар Остазлары кебек зур сәхнәләрдә чыгыш ясарлар.
14 укучыдан торган коллектив 1 сәгатьлек чыгыш ясады. Бу бик зур көч таләп ителгән эш. Уйнарга өйрәтү бер, ә аларны тамашачы алдына чыгарлык итеп әзерләү... Ә укучылар тырыш, акыллылар. Укытучы белән бер дулкында, аны яратканнары, хөрмәт иткәннәре күренеп тора. Афәрин, егетләр! Гармунчылар элек-электән хөрмәтле егетләр исемлегендә йөргән. Соңгы елларда кулларына гармун тоткан көчле затларыбызның күбәюе сөенечле хәл. Ә алар арасында гармунда һәм курайда уйнаучы гүзәр кыз тагын бер кат сокландырды. Киләчәктә дә уңышлар сезгә укучылар һәм укытучы Рамил Ренат улы. Остазлар елы сезгә уңышлар гына китерсен.

Ташчишмә китапханәчесе Назирә Габдрахманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев