Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Хыялдагы дәүләт

Дөнья көннәрен шулай әйләндерәбез, бер мөселманнар файдасына, бер кәферләр файдасына.(Коръән, 3-140)

Тарихларда калган бер дәүләт ул, 
Еракта да түгел, якында. 
Озакламый торгызыла, дигән, 
Сүзләр йөри аның хакында.
Анда яши күптөрле халыклар 
Бер хәлиф канаты астында. 
Җәмгыятьтә бар да буйсынучы, 
Хакимият Аллаһ кулында!
Ислам дине белән берләшкәннәр, 
Һәр милләт үзара дус, туган, 
Анда йөри Коръән хөкемнәре, 
Беркайчан да үзгәрми торган!
Анда юк мәхлукка баш ию 
Мәхлукка баш ию—ул гөнаһ. 
Мөселман өммәте телендә 
Бер Аллаһ, бары тик бер Аллаһ!
Төп закон—шәригать законы, 
Аллаһның нигъмәте, бүләге, 
Яшәештә маяк булып тора 
Мөхәммәт пәйгамбәр үрнәге!
Ул җирдә урын юк рибага 
Урлашу, зинага, ялганга. 
Аларның җәзасы бик кырыс, 
Бик кырыс, Аллаһтан булганга!
Анда юк хөсетлек, саранлык, 
Һәркемнең нияте яхшыда- 
Аллаһ җәннәтенә өметләнеп 
Изгелек эшләргә ашыга!
Җитәкче —халыкка хезмәттә, 
Ул илдә урын юк ришвәткә. 
Манарадан азан яңгырауга, 
Намазга басалар бер рәткә!
Ул дәүләт булганда, явызлар, 
Баш калкыта алмас, гомердә. 
Берәүнең дә кыюлыгы җитмәс 
Кеше рәнҗетергә бу Җирдә!
Аларда тынычлык һәм муллык, 
Халкының җаны шат, күңле шат. 
Гаделлек өстенлек иткән ил 
Ислам дәүләте ул Халифат!
Аллаһуга каршы барып булмый 
Әгәр ул теләсә, боерса. 
Бу дөнья, әйтерсең, куласа, 
Бер өскә күтәрә, бер баса!

Газинур Нигъмәтҗанов, Югары Шашы авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик кирэкле сузлэр.