Әтнә таңы

Язып алып кала белмәгәнмен

Нурсөя Зарипова, Олы Мәңгәр авылы

Реклама

Бөек Ватан сугышы... Сугыш турында бик күп фильмнар, җырлар, китаплар язылган.
Минем фильмымның герое - Бөек Ватан сугышында катнашкан әтием – Касыймхан Гыйлемханов турында. Бу фотосурәттә яшь, чибәр, әтием карап тора. Ул 1914 елның 29 апрелендә, Гыйлемхан бабай белән Гайшәбикә әбием гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Армия хезмәтен үтәргә вакыт җиткәч, моряк булып Балтыйк диңгезендә биш ел хезмәт итә. Армия хезмәтен тутырып, туган якларга кайтам дигәндә генә, Бөек Ватан сугышы башланып китә. Тагын биш ел сугыш эчендә йөрергә туры килә – анысында Тын океанда. Безнең Олы Мәңгәр авылында ун ел буе сугышта йөргән бердәнбер кеше ул.  Сугышта күп мәртәбәләр яралана, контузия ала. Документларын югалта. Әтием – икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры.
Тыныч тормышта да сынатмый әтиебез. Җитмеш төрле һөнәр иясе дип әйтер идем мин аны. Авылыбыз уртасында балкып торучы обелискка да әтиемнең хезмәте кергән. Фермалар, бәрәңге басулары – аның кул җылысы тимәгән берәр урын бар микән туган авылымда. Сугыштан соңгы еллары да бик авыр булган бит аның.
1946 елда әнием Миңзифа белән гаилә корып җибәрәләр, өч бала үстерәләр. Без әти белән әнидән күреп, эш сөючән булып үстек. Абыйларым да әти кебек җитмеш  төрле һөнәргә ия булып, әти белән әнинең йөзенә кызыллык китермичә яшәделәр. Әтине авылдашлар әле дә бик зур хөрмәт белән искә ала.
Әтием сугыш турында күп сөйләргә яратмый иде. Мин – аның кызы, янына утырып, күбрәк сөйләтеп каласым калган икән дип үкенәм. Аның яхшы сыйфатлары бик күп иде. Ялганны яратмады, ялкау, икейөзле кешеләрне үз итмәде. Тагын шуны да әйтәсе килә – бу сугышлар башка беркайчан да кабатланмасын, балаларыбыз, оныкларыбыз тыныч тормышта яшәсеннәр иде. Әтиләребезнең, бабаларыбызның якты истәлеге мәңге саклансын, аларның исемнәре онытылмасын иде.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: