Юлда узган гомер
Бу язмамның төп герое – Габделхәй Хәсәнов та шундый озын-озак, исәпсез-хисапсыз юллар узган кешеләрнең берсе.
Җәүдәт Фәйзрахманов, Кышлау авылы
Үз йортыннан чыгып кем дә булса берәр җиргә, эшкә яки кая да булса юнәләме, ул тар сукмаклар аша юлга килеп чыга, шушы тар юллар бара торгач киң озыннары белән очраша.
Бу язмамның төп герое – Габделхәй Хәсәнов та шундый озын-озак, исәпсез-хисапсыз юллар узган кешеләрнең берсе. Аңа әйтерсең лә Ходай Тәгалә үз гомереңдә бик күп юллар үтәрсең, җәяү йөрерсең дип язып калдыргандыр. Ачлык-ялангачлыкны гомеренең яртысына җиткәнче татый, яшәү өчен көрәш аның төп максатына әйләнә. Хезмәткә иртә тартылуына да, балачагының шуклыкларсыз гына узганына үкенеп көннәрен үткәрмәгән. Шуңадырмы ул авырлыкларга бирешеп тормаган, нык ихтыярлы, чыдам булып үзе юл ярган. Тик гомеренең соңгы елларында яшьрәк вакытта алган йөрәк яралары, озын юллардагы күргән газаплар, юклык, балачагы үги ана кулында узуы, яшәү өчен көрәшү шуның башлангычы булып бер аяксыз калып утыруына китермәдеме икән, дип тә уйлап куясың?
Югалту
Дөньяга китергән нарасыен карап, тәрбияләп үстерә алмый кала шул Гөлниса.
Габделхәйгә сигез айлар чамасында вакытта илдә котырып тиф авыруы тарала. Авыру Фәйзрахманнар гаиләсен дә читләтеп үзмый. Хатыны Гөлнисаны да, абыйсының хатыны Бибимәфтуханы да аяктан ега, урыннарыннан торып аз гына да селкенә алмыйлар.Өйдәгеләре баланы әнисе янына җибәрмиләр, күрсәтеп-күрсәтеп кенә алалар. Авыру балага да йокмагае дип куркалар. Авыруның һич кенә дә чигенергә исәбе юк, Көннәрнең берендә Гөлниса белән Бибимәфтуха бала хакында үзара киңәшләшеп бер фикергә киләләр. Гөлниса: ”Туганым, әгәр дә икебезнең беребез дөньялыкта исән калырга язса, баланы карап үстерергә булышырсың. Әгәр мин үлсәм, аякка бастырганчы ярдәменнән ташлама, үз улың шикелле итеп күр, риза бәхил булырмын», – ди. Үз хәлен сизгән булгандырмы күрәсең, озак та тормый атна–ун көннән соң баланың әнисе Гөлниса якты дөнья белән саубуллаша. Шушы хәлләрдән соң гаилә тормышында иң авыр чор башлана. Бала елый да елый, әнисе яткан урынга таба тартыла, кулын шул якка сузып күрсәтә. Кырысрак булып күренгән Фәйзрахманның да күзләре яшь бөртекләренә чылана. Бибимәфтуха озаклык белән генә булса да аягына баса. Шулай да аны шактый вакыт Габделхәй янына җибәрмиләр, балага авыру күчмәгәе дип шикләнәләр. Ходай саклап калган булгандырмы, балага зыян тими. Тиф авыруыннан соң авылның күпчелек йортларында яшәүчеләр дә бик нык бетерешеп калалар. Көннәр үтә тора. Габделхәй дә тәпи йөреп китә. Бибимәфтуха апасы күкрәгендәге булыр-булмас сөтләрен имезә, иркәли, сөя. Бибимәфтуханың Миңсылу исемле кызы да була. Ул да Габделхәйне ишегалларындагы чирәмдә уйната. Баланың теле ачылгач, Бибимәфтуханы «дәү әни» дип үк йөртә башлый. Бибимәфтуханың ире Бикташ Үзбәкстан якларында сәүдә эшләре белән йөри. Авылга сирәгрәк булса да кайтып китә. Кайткач күчтәнәчләре дә була, күлмәклек материаллар да алып кайта. Кайтканда йорт-җирләрне тәртипкә китерә. Язгы, көзге чорда басудагы үзләренә караган җир кишәрлекләрен ат белән сукалый, чәчә, җыеп алуда катнаша. Гаиләнең мохтаҗлык күрмичә яшәве өчен мөмкинлекләр тудырып янә Үзбәкстан якларына юл ала, үз эше белән мәшгүль була, кибеттә сату итә. Кайбер эшләренә энесе Фәйзрахман да ярдәмгә килә.Үзбәкстанда вакытта кибеткә товар алып кайтканда Биктимер юкка чыга. Шул югалудан күзгә башка күренми, хәбәре дә ишетелми. Бер дә хәбәрсез ятмас иде, үтергән булганнардыр инде, дип уйлыйлар авылда. Шул рәвешчә Бикташ һич уйламаганда эзсез-нисез югала.
Авыл кешесе дә күңеленә рәхәтлек алып килгән кояшлы, җылы язга аяк баса. Бар җирләр дә акрынлап кардан арына. Җир куйнына көздән чәчеп калдырылган уҗымнарның саргылт-яшел борыннары югарыга таба үрлиләр.Әмма табигатьнең көйсезлеге көтмәгәнчә башка якка борылыш ала. Яңгырлар яумый, кояш көйдерепме көйдерә, булган дым запасы белән ашлыклар акрынлап өлгерүгә таба бара, кораксыган җирдә бармак сыярлык ярыклар барлыкка килә. Авыр елларның берсе бетеп кеше ныклап аягына басарга да өлгерми, икенчесе – 1921 елгы Идел буендагы халыкларга ачлык яный, янәдән бар кешеләрне да кара кайгыга сала бу көннәр. Басулардагы игеннәр көеп утыра башлый. Озакка сузылган корылык җир кешесенә ел да көткән уңышның яртысын гына бирә. Кешеләр нишләргә дә белмәгәч, алабута орлыгыннан он ясап күмәч пешерә башлыйлар. Балаларга хөкүмәт тарафыннан Америка паегы дип бераз ботка, ак күмәч биреп килгән булалар. Бу гына бала тамагын туйдырырга җитми, билгеле. Көзге якларда яңгырлар яугалый, бәрәңге уңышы көткәнчә алай ук начар булмый.Әмма ипи дигән нәрсәне күрми крестьян ул чорларда.
Кечкенә Габделхәйгә дә бу вакытта дүрт яшь тулып киткән була. Әнисен онытмый, кечкенә булса да өйдәгеләрдән дә әнисе турында сораштыргалап куйган көннәре була. Фәйзрахман да бик юксына хатының. Эшчән иде шул Гөлнисасы, нинди генә эшкә тотынса да ялт иттереп куя иде. Хатыны тере булып гел күз алдына килеп баскалый, аның белән үзара сөйләшкәләп тә ала. Саташам бугай инде дип уйга бата. Болай итеп торып булмаганлыгын авылдагы бар кеше дә белә, һәркем дә аңлый иде аның хәлен. Көннәрнең берендә ул сабыйга әнисен алыштырырга тиешле Сәбиха исемле хатынны никахландырып күрше авылдан алып кайта . Болай карап торышка ярыйсы ук күркәм күренгән шикелле тоелса да бу хатын берничә айдан үзенең кайбер сәер гадәтләре белән ачыла башлый. Бала аның өчен әллә бар, әллә юк. Бер генә тапкыр булса да баланы кочып, сөеп караганы күренми, үз янына якын да җибәрмәве ап-ачык.Игътибар да бирми. Уйнаганда ертып кайткан киемен дә ямалмый, шул көенчә йөри бирә сабый. Берәр ел чамасы торсалар да үги әнигә берничек тә тартылмый Габделхәй, үз итми аны. Нык борчылды бу хәлләргә Фәйзрахман. Ул аны аерып ук җибәрә. Әтисе улының язмышы өчен борчыла иде. Әтисе бераз уйлады-уйлады да йортта хатын-кыздан башка рәт булмаслыгына тәмам инангач, янәдән бәхетен сынамакчы булды. Башкасы бәлки андый ук булып чыкмас, дигән ышаныч та юк түгел иде аның күңелендә. Ераграк бер авылдан янәдән бер хатынны димләделәр Фәйзрахманга. Бик озакка сузып йөртмәде, никах укытып алып та кайтты ул Мәрфуганы. Монысы да башта уңайрак сыман тоелган иде, әмма бу үги әни дә бала күңеленә бик үк ятышмады. Баланың көче җитәме-юкмы ул моны башына да кертеп карамады, әле теге, әле бу эшне кушып кына торды. Башка балалар урамда уйнап йөргәндә дә ул алар белән озаклап уйный, шулар арасында бергә шаярып йөри алмады. Аерым хуҗалык булганлыктан, әтисе көннәр буе басудагы үз җирләреннән кайтып керә алмый. Җирне ат белән сукалый, тырмалый, чәчүен чәчә. Йортта башка ир-ат булмаганлыктан бар эшләрне дә үзенә башкарырга туры килә.Кырдан эңгер-меңгер җиткәндә арып-талып кайта аның әтисе. Йорттагы хәлләр белән дә танышырга вакыты җитми. Иртә таңнан тагын атын җигеп арбасына утыра да басуга кузгала. Эшләре бераз җиңеләйгәч, өй тирәсендәгеләрне караштырырга вакыт таба, йорттагы хәлләр белән дә бераз хәбәрдар була башлый. Бу хатыны белән шактый еллар бергә яшәсәләр дә барыбер күңелендә төер булып утырып тора. ”Бер уңмаган, һич уңмас”, – дип кискен карарга килә, монысын да аерып үз авылына кайтарып җибәрергә мәҗбүр була. Хатын аеру күңелсез хәл икәнлеген үзе дә аңлый, әлбәттә. Ул – хатынсыз, Габделхәй үги әнисез күпме яшәгән булырлар иде, билгесез, бераз вакыт узганнан соң дүртенчегә күрше авылда ишле гаиләдә үскән Мәрьямбикә исемле икенче хатынны димләүчеләр табылды. Акыллы, эшчән булуын да җиткергәч, күпмедер вакыт үткәннән соң алып ук кайта аны. Монысы Габделхәйның элеккеге үги әниләренә бөтенләй ошамаган, ниндидер сөйкемлелеге йөзеннән үк сизелеп тора иде. Барча эшне дә эшли, балага да игътибарлы, тәмле телле булып чыкты. Иң әһәмиятлесе: гайбәт таратып йөрми. Монысы өчен бик тә куанды Фәйзрахман. Габделхәйны килгән көнендә үк үз итеп кочагына алганлыгын күреп сөенде. Бала бераз ятсынды, әмма элеккеге үги әниләреннән назлауны күрмәгәнлектән, яңа әнигә барыбер тиз ияләшеп китә алмады. Улының өс киемнәрен дә тәртиптә тотарга тырышты яңа әнисе. Кием-салым алырга һич кенә дә мөмкинлекләре юк иде шул. Ешрак дәү әниләренә барырга тырышты Габделхәй. Аларда салкын катык, умачлы ашлар пешкәләп тора. Габделхәй килмичә калган көннәрдә дә аның өлешен аерым савытка бүлеп калдыргалыйлар. Кайчан гына барса да дәү әниләре якын итеп якты чырай белән каршы алалар. Әмма Фәйзрахман абзый дәү әниләренә бик еш барганлыгы өчен ачулана торган булды. Ул моны өйдәгеләргә: ”Малайны йорттан биздереп бетерәсез», – дип эшләде булса кирәк.
(Дәвамы бар).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев