Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Безнекеләр

64 ел бергә узган шатлыклы да, кайгылы да гомер

Рәүпов Хәлим Рәүф улы һәм Нурания Ахун кызы Татарстан Республикасы Әтнә районының Әйшияз авылында яшиләр.

 Рәүповлар-тыл хезмәтчәннәре. Ирле-хатынлы Рәүповларның алты баласы бар. Балалар әти-әниләре турында бик кайгырталар. Рәүповлар онык һәм оныкчыкларны тәрбияләүдә катнашалар. Рауповлар 64 ел бергә яшиләр.

Мондый никах-ул авыр хезмәт юлы белән еллар буе формалашкан зур кыйммәт. Рәүповлар үзара мәхәббәт, хөрмәт, ышаныч һәм тугрылык исбатладылар. Алар иңне-иңгә куеп, шатлыгын да, кайгысында бергә уртаклашып 64 ел бергә гомер кичерәләр.. Рауповлар гаиләсе-шундый озын гомер, мәхәббәт һәм тату гомер кичергән бәхетле гаилә һәрвакыт соклану һәм хөрмәт хисләре уята.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев