Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Безнекеләр

Әтнә укытучылары быел да сынатмадылар

Районда елның-елында күркәм бер традициягә кергән «Ел укытучысы 2024» бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Җиңүчеләр билгеләнде.

«Ел укытучысы 2024» бәйгесенең шарты буенча катнашучылар ике этапта көч сынаштылар. Дәрес фрагменты һәм «мастер класс» күрсәттеләр. Укытучылар сынатмадылар, һәр катнашучы һәр биремне җиренә җиткереп башкарды. Жюрига да җиңүчеләрне билгеләү җиңелләрдән булмады.
Шулай да җиңүчеләрне ачыклау кирәк.

Районкүләм «Ел укытучысы 2024» бәйгесенең җиңүчесе булып Күәм урта мәктәбеннән биология укытучысы Айсылу Гыйззәтова танылды. 1 урынны Комыргуҗа урта мәктәбеннән башлангыч сыйныф укытучысы Гүзәл Дәминова яулады. 2 урынны Күлле Киме төп мәктәбеннән Зөһрә Әхмәтҗанова, 3 урынны Олы Әтнә урта мәктәбеннән башлангыч сыйныф укытучысы Лилия Гарипова яулады. Барлыгы 12 мәктәптән дә катнаштылар. Катнашучыларның һәркайсы номинацияләр буенча билгеләнде. Ә педагогик дебют номинациясендә Олы Әтнә урта мәктәбеннән яшь укытучы Эльвира Солтанова җиңүче булды. Эльвира Солтанова, Гүзәл Дәминова һәм Айсылу Гыйззәтова 9-10 февраль көннәрендә Арча шәһәрендә буласы зона этабында «Россиянең ел укытучысы» бәйгесендә районыбызның данын яклап чыгыш ясаячаклар. Аларга уңышлар теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев