Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Безнекеләр

Азалия кабат беренче!

Шушы көннәрдә Казан шәһәрендә Р. Г. Нәҗметдинов Мемориалы – 13 яшькә кадәрге кызлар арасында шахмат буенча Россия Кубогы этабы узды.

Шахматчылар швейцар системасы буенча 9 партия уйнадылар. Азалия бу уеннарның берсендә дә җиңелмәде, 3 уенны ничьяга уйнады. Һәм 7,5 очко туплап, беренче урын яулады. Икенче урында – 7 очко белән Түбән Новгород өлкәсеннән Соколова Регина, өченче урында – Татарстаннан 6,5 очко белән Соловьева Маргарита. Әле Азалиянең тагын берничә тапкыр Россия Кубогы этабы уеннарының Нәҗметдинов Кубогында катнашасы бар. Тагын бер яңалык: узган атнада Азалия конкурсны уңышлы үтеп, ТРда эшләүче “Талантлар университеты”ның студенты булды. Биредә Азалиягә остаз һәм тренерлар билгеләнә. С т уд е н тл а р м а х с у с программа нигезендә укытылачак, ярышларга әзерлек алып барылачак. Финанс ярдәме дә булыр дип өметләнеп, Азалия гә яңа үрләр телик. Сүрия Мингатина, Олы Әтнә авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев