Берлинга барып җитә
Гомер юлы – 1919-1998 еллар.
Бариев Нургали 1919 елның 1 гыйнварында Югары Көек авылында гади крестьян гаиләсендә туа. Бариевлар гаиләсе колхоз оештыруда актив катнаша һәм аңа беренчеләрдән булып керә.
Нургали Бари улы Зөя авыл хуҗалыгы техникумын уңышлы тәмамлаганнан соң, республиканың берничә районында техник-җир төзүче булып эшли.
1939 елда Нургали Бариев армия хезмәтенә алына. Бөек Ватан сугышы башланганда ул көнбатыш чик буенда була. Сугышчан юл үтеп, 1945 елның апрелендә Берлинга кадәр барып җитә.
Сугыш тәмамланганнан соң, 1946-1952 елларда Нургали Бариев туган ягында мелиорация бүлегендә өлкән агроном булып эшли. 1952 елда «Үрнәк» колхозына (хәзерге «Тукай» исемендәге) рәис итеп сайланып куела. Аның оста оештыру сәләте, авыл хуҗалыгын тирәнтен белүе нәтиҗәсендә колхоз зур уңышларга ирешә, эш күрсәткечләре сизелерлек арта.
Яңа рәис колхоз активын берләштерә, биремнәрне даими рәвештә үтәүгә ирешә, җитештерү алдынгыларын бүләкләү системасын кертә.
Колхоз Татарстанда беренчеләрдән булып миллионер колхозга әверелә: бөртекле культураларның уңышы 2 тапкырдан да күбрәк, ит һәм сөт җитештерү 1,5 тапкыр арта. 1971-1977 елларда авыл советы рәисе булып хезмәт куя.
Ул колхоз, район һәм республиканың җәмәгать эшендә актив катнаша. РСФСР Югары Советы депутаты, колхозчыларның Бөтенсоюз съезды делегаты, КПССның район комитеты әгъзасы, район Советы депутаты була.
Нургали Бариев СССР Югары Советы Президиумының 1966 елның 22 мартындагы Указы белән авыл хуҗалыгы өлкәсендәге уңышлары өчен Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә, Ленин ордены, «Урак һәм Чүкеч» алтын медале тапшырыла.
Ул 1998 елның 8 августында вафат була. Әтнә районы Югары Көек авылы зиратында җирләнә.
Мәгълүматлар район үзәк китапханәсеннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Комментарии
0
0
Нургали абый безнен якнын бердан бер герое. Но атняда анын исеменда урамда Юк бит. Ынтабыз тарихны.
0
0