Безнекеләр сынатмадылар!
21 гыйнвар көнне Теләче районы мәдәният йортында "Аулак өй баттл" уены узды.
Әлеге бәйгедә өч команда көч сынашты. Әтнәнең "Күңел чыңы", Теләче районының "Йөзек кашы" һәм Саба районының "Мишә дулкыннары" иҗат берләшмәләре узара көч сынаштылар.
Теләче районы мәдәният йортында узган зона бәйгесендә Әтнәдән биш кеше катнашты. Гөлүсә Батталова - команданың капитаны, Сүрия Мингатина - түгәрәк җитәкчесе, Гөлүсә Галимҗанова - Күшәр авылы китапханәчесе, Энҗе Хөсәенова - "Безнең мирас" журналының сайт редакторы, Гөлнур Хәйруллина - Кышлау авылы шагыйрәсе.
Безнең белән районыбызның мәртәбәле баянчысы Фарис Биккинин, Әтнә дәүләт драма театрының микроавтобусында Рәмис Галиөв барды.
Биредә шагыйрәләрдән торган Казан командасы, Теләченең " Йөзек кашы", Әтнәнең " Күңел чыңы" иҗат түгәрәге, Сабаның "Мишә дулкыннары" иҗат бөрләшмәләреннән бишәр иҗатчы катнашты.
Казан белән Теләче, Саба белән Әтнә командасы ярышты. Алардан соң Теләченең мәктәп укучылары командасы көч сынашты.
Бәйге бик кискен барды. Классик һәм бүгенге чор шагыйрьләрнең иҗатын танып белүдән гыйбарәт булган өлеше, шунда ук бирөлгән бирем - гармунчыга атап такмаклар иҗат итеп, аны шунда ук җырлап бирү өлеше аеруча җитезлек, осталык, белем сорады. Үзебез белән таныштырып, шигырьләребезне уку , Халык җырларын җырлау өлешендә дә сынатмадык. Без Саба командасы белән тигез очко, 85 балл җыйдык. Команданың капитаны Гөлүсә Батталованы - Язучылар союзы командасына , Энҗебезне "Аулак өй" командасы составында киләчәктә булачак ярышларда катнашырга сайладылар.
Без үзебезнең көчебезне сынап, үзебезгә бәя биреп, республикакүләм бәйгеләрдә катнаша алырлык команда булуыбызны раслап кайттык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев