Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Безнекеләр

«Данның төбе — хөрмәт, хөрмәтнең төбе — хезмәт»

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры бинасында узган район советы сессиясендә район советы рәисе Габделәхәт Хәкимов, аның урынбасары Фәрит Нуриев һәм район депутатлары катнашты.

Биредә югарыда телгә алган Татарстан Республикасы Рәисенең территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гариповтан тыш, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллин, район башлыгы урынбасары, район башкарма комитеты җитәкчесе һәм аның урынбасарлары, оешма, предприятие җитәкчеләре, массакүләм-мәгълүмат чарасы вәкилләре дә бар иде.

Сессия ахырында районыбыз алдынгыларын бүләкләү булды.

Агросәнгать комплексын үстерүдә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен, Фәйзи Галиев исемендәге авыл хужалыгы кооперативы баш аграномы Газинур Нәфыйков Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде. 
Күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәте өчен, Фәйзи Галиев исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Илнур Хәкимҗанов Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәлеген күтәрүдә күрсәткән хезмәтләре өчен, Күәм авыл җирлеге башлыгы урынбасары Айгөл Фәйзиева «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медале белән бүләкләнде.
Күпьеллык намуслы хезмәте һәм югары һөнәри осталыгы өчен, Габдулла Тукай исемендәге «Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе укытучысы Илгиз Хисамиев Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе җитәкчесенең рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Намуслы хезмәте һәм югары һөнәри осталыгы өчен «Әтнә балалар сәнгать мәктәбе» өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесенең халык уен кораллары укытучысы Рамил Шәрәфиев Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе җитәкчесенеңрәхмәт хаты белән бүләкләнә.
Әтнә районы мәгариф өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен Иске Өҗем төп гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Земфира Вәлиева Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Әтнә муниципаль районының мәдәни үсешенә зур өлеш керткәне өчен Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры артисты Фаяз Хөсәенов Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев