Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Безнекеләр

«Ел тәрбиячесе 2024» җиңүчеләре

2023 елның 1 ноябреннән 2023 елның 22 декабренә кадәр «Ел тәрбиячесе 2024» республика һөнәри конкурсының муниципаль этабы узды. Конкурста Әтнә муниципаль районының төрле мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләреннән 10 тәрбияче катнашты.

22декабрь көнне «Ел тәрбиячесе 2024» республика һөнәри конкурсының муниципаль этабы тәмамланды. Аның максаты — мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф учрежденияләрендә эшләүче педагогларның һөнәри һәм шәхси үсешен бәяләү; сәләтле педагогларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, аларның алдынгы тәҗрибәсен тарату. 
«Ел тәрбиячесе 2024» республика һөнәри конкурсының муниципаль этабы йомгаклары буенча җиңүче булып «Күәм балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы тәрбиячесе Гатауллина Рафия Фирдүс кызы танылды. Призер булып «Олы Әтнә балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы тәрбиячесе Галиева Айгөл Леонид кызы һәм «Олы Мәңгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Галиева Гүзәл Әлтаф кызы танылдылар. Һәркайсы яңа алымнар кулланып, үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Аларга киләчәктә дә яңа идеяләр, уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев