Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Безнекеләр

Гөлгенәбез 1 урынга ия булды!

Гөлгенә Сабитова "Гаилә табыны 2021" дигән ашарга пешерү бәйгесендә катнашты.

 "Гаилә табыны 2021" бәйгесендә Әтнә кызы, ә хәзер инде Кама Тамагы килене 1 урын яулады. Казан шәһәрендә Филармониядә концерт уздырып җиңүчеләрне билгеләделәр. 

"Гаиләмә зур рәхмәтем!!! 1 нче урын алуыбызда гаиләмнең иң зур өлеше, тырышлыгы, бердәмлектә көч! Туганнарыма, дусларыма хәттә үзем белмәгән кешеләр дә марафон барышында комментарийлар язып көч биреп тордылар! Ә рәхмәтемнең иң олысы иң якын кешем Килендәшем Лилиямә!!! Чөнки ул 3 балабызны карап калмаса без бара алмый идек. Безгә һәрвакытта да ярдәм итәргә әзер торучым, иң якын кешем Килендәшем! "Балаларны үзем алып калам, күңелле итеп йөреп кайтыгыз "- дип чын күңеленнән шатланып, теләкләр теләп торучым бит ул Килендәшем!!! Аллаһка шөкер , шундый күңелле итеп йөреп кайттык. Шундый күп, матур котлаулар яздыгыз! Барыгызга да Аллаһның рәхмәтләре булсын!!!",- дип язган Гөлгенә үзенең инстаграм аккаунтында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев