Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Безнекеләр

Гөлиябез - II урында

Гөлия Кәлимуллина «Татар сүзе» IV Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең гала-концертында чыгыш ясап, II урынга лаек булды.

Бәйгегә Россиядән, Казахстаннан, Үзбәкстаннан һәм Швейцариядән 3 меңнән артык гариза килгән. Шулар арасыннан 37 җиңүче сайлап алынган. Чараны төп оештыручылар - ТР Рәисе каршындагы Татарстанда яшәүче халык вәкилләренең туган телләрен һәм татар телен саклау, үстерү мәсьәләләре үстерү буенча комиссиясе ярдәмендә "Татарстан - Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе.

«Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Татар сүзе» IV Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең гала-концертында иң яхшы нәфис сүз осталары исемнәре яңгырады. Алар арасында Күәм урта мәктәбендә укучы Гөлия Кәлимуллина да бар. Ул Фәнис Яруллинның "Үзенә йотып иң зур хәбәрен" шигырен сөйләп II урын алды.  Остазлары Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт  драма театры артистлары - Алинә һәм Дамир Сидеевлар. Аларга "Рәхмәт хаты" тапшырылды.

Афәрин, Гөлия! Киләчәктә тагын да зур сәхнәләрдә күрергә язсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев