Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Безнекеләр

Җиңүләрең белән, Сөмбел!

Күшәр мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Сөмбел Хисамиева Яр Чаллы шә­һәрендә узган «Душа России­ миру шеп­­чет» исеме астында үткәрелгән рес­пуб­ликакүләм инглиз телендә шигырь укучылар бәй­гесендә катнашып 1 нче дәрә­җәдәге дипломга лаек булды.

Укытучысы Инзилә Хашимова әйтүенчә әлеге бәйге ике этаптан торган. Беренче этабында Габдулла Тукайның «Китмибез» шигырен рус һәм инглиз телләрендә сөйләп 1 нче урын яулый һәм Яр Чаллы шәһәренә икенче этапка чакыру ала. Икенче этапта Степан Кадашниковның «Ветер войны» шигырен инглиз теленә тәрҗемә итеп жюрига тәкъдим итә һәм җиңү яулый. Әле генә Сөмбел Уильям Шекспир иҗатына багышланган республикакүләм шигырь укучылар конкурсында призер булып кайткан иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев