Үкенерлек юллар үтелмәгән
Газетабыз белән азмы-күпме таныш кешеләр хәбәрчебез Рифат абый Габидуллин турында да ишетеп беләдер дип уйлыйм. Кызыклы истәлекләре, тарихи фактларга нигезләнгән очерклары, мәкаләләре белән укучылар күңелен күптән яулады инде ул.
Күрше Арча районында яшәсә дә, тумышы белән районыбызның Чембулат авылыннан булган Рифат абый туган яклары белән тыгыз бәйләнешне югалтмый яши һәм иҗат итә. Әле күптән түгел генә басылып чыккан “Бер капчык арыш” китабы моның бер дәлиле. Шушы уңайдан Яңа Шашы авылы мәдәният йортында игелекле хезмәте белән халык хөрмәтен казанган, “Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исемен йөрткән күренекле якташыбыз Рифат Габидуллинның әлеге китабын тәкъдир итү кичәсе булып узды.
Чембулат – Яңа Кенәр... Бу ике авыл арасында узган гомер юлларының чакрымнарын санап кына бетерерлек микән. Сабый чагының иң матур истәлекләре дә шушы ике авыл белән бәйләнгән аның. Чембулат җидееллык мәктәбендә укыган җирдән китеп, алтынчы һәм җиденче сыйныйфларны Магнитогорск шәһәрендә яшәп укып бетерергә туры килә аңа. Җизнәсе үсмер егетне үз янында алып калып, тагын да укытырга теләсә дә, әтисенең карары ныклы була: ”Авылга кайтасың. Укыйм дисәң – күрше авылга барып укырсың, укымасаң – колхозда эшләрсең”. Җиде балалы гаиләдә билгеле инде, укуны дәвам итәр өчен мөмкинлекләр авыррак була. Егет тимерчелектә эшли башлый. Тырыша, өйрәнә. Егетне иң сөендергәне – 720 хезмәт көне язалар аңа. Ә моның өчен ашлыклата түлиләр. “Бирелгән 72 кило арышны зур капчыкка салып, амбардан өйгә алып кайткач, тыела алмадым – качып еладым”, – дип искә ала Рифат абый. Ачлык җелекләргә үткән заманнар була шул бу.
Урта белемне хәрби хезмәт узган вакытта ала Рифат абый. Шунда ук партиягә керә, ике еллык партия мәктәбен тәмамлый. Армиядән соң Усад авыл хуҗалыгы мәктәбенә кайта, читтән торып авыл хуҗалыгы институтының беренче курсын тәмамлый. Комбайнда, тракторда эшли, бухгалтерия эшенә өйрәнә. Күп тә узмый, Арча районы “Правда” колхозына рәис итеп билгеләнә. “Хуҗалык рәисе итеп сайлангач, минем өчен иң зур проблемаларның берсе – юлсызлык иде”, – дип искә ала Рифат абый ул чорны үзенең китабында. Яңа Шашыдан Кышлау ягына чыгарга, Кышлауда авылны икегә бүлүче елга аша яңа күпер нәкъ менә шул вакытларда төзелә. Берничә елдан исә Чишмәле Саптан Олы Әтнәгә кадәр дамба булдырыла. Хуҗалыкта терлек азыгын җитештерү, нәсел эшен җайга салу нәтиҗәсендә продукция җитештерү арта. Тырыш хезмәткәрләр орден һәм медальләргә тәкъдим ителәләр. Хезмәт җитештерүчәнлеге районның уртача күрсәткеченнән ике ярым мәртәбәгә югары дәрәҗәгә ирешә. Терлек тораклары яңартыла, административ бина, клуб, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга һәйкәл комплексы, кунакханә, ремонт мастерское, гараж һәм башка күп кенә хуҗалык объектлары Рифат аганың үз сызым-эскизлары буенча төзелә. Шуңа да бу якларда яшәүчеләр, якташлары Рифат Габидуллинны зур хөрмәт белән искә алып яши. Китабын тәкъдир итү кичәсендә бүгенге “Таң” хуҗалыгы җитәкчесе Алмаз Сибагатуллин, авыл җирлеге башлыгы Марат Сабирҗановның өлкән хезмәттәшләренә сәхнәгә чыгып иң ихлас теләкләрен белдерүе шуның ачык мисалы. Рифат абыйны биредә бик яхшы беләләр, хәтерлиләр. Зал тутырып утырган тамашачыларның аңа багышлаган китап бәйрәмен көчле алкышлары белән кабул итүе дә шуңа ишарә.
Әлеге матур кичәне Рифат абый бүгенге көндә гомер кичергән Яңа Кенәр авылының Туфан Миңнуллин исемен йөрткән китапханә хезмәткәре Гөлшат Нәбиева һәм авыл ветераннар советы рәисе Габделбәр Сабиров алып барды. Чарада шулай ук районыбыз ветераннар советы рәисе Мингазиз Зиннәтов һәм Арча район ветераннар советы рәисе Наил Габдрахманов та катнашты. Илдар Фәйзрахманов, Равил Габдрахманов, Алмаз Фәйзрахманов, Надил Шакирҗанов, Булат Галиев, бердәнбер гүзәл зат – Алия Латыйпованың моңлы җырлары күңелләрне айкады, Илфат абый Әскаров башкаруында дәртле биюләр кәефне күтәрде. Танылган нәфис сүз остасы, күренекле укытучы, Өчиле авылыннан Фәрхәт Зиятовның осталыгына мөкиббән киттек, Рүзәл Мортазинның курайда, якташыбыз Мансур Шиһаповның гармунда уйнавына сокландык. Кышлаудан хәбәрчебез Рәйсә апа Зарипованың чыгышын алкышлап кабул иттек, якыннарының Рифат абый турында яратып сөйләүләре күзләргә яшь китерде. Гади, әмма шул ук вакытта бик затлы, ихлас очрашу булып искә кереп калды бу чара. Якташыбызга, шул ук вакытта үзебезнең хәбәрчебез булган Рифат абыйга күрсәтелгән хөрмәт сөендерде, күңелдә горурлык хисләре тудырды.
Адәм баласы якты дөньяга үз язмышы белән туа. Һәркемнең үзе сайлаган юлы, үз кыйбласы. Әнә шул кыйблага тугры булып калганнар халыкның хөрмәтенә ия булып, эшләгән изгелекләренең игелеген күреп гомер кичерә. Рифат Габидуллин нәкъ менә шундыйлардан. Халыкка әйтер, сөйләр сүзләре, яшьләргә бирер киңәшләре байтак әле аның. Каләме тутыкмасын, иҗат уты беркайчан да сүнмәсен иде. Безнең теләк – әнә шул!
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев