Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Безнекеләр

Хезмәтен сөеп башкарган “Пешекче” олы хөрмәткә лаек

Хәзерге көндә  кечкенә хезмәт хакына игътибар итмичә, үз һөнәрен яратып башкарган кешеләрне табу бик кыен.

Бигрәктә  җитди кануннар, таләпләр белән башкарыла торган һөнәр турында сүз барганда ... Кыскасы, язмабыз үз һөнәренә тугъры, тәмле телле, йомшак куллы, эшенә җан җылысын биреп эшләүче,  Күәм Урта гомуми  белем  бирү мәктәбенең 32 еллык стажы булган Нуриева Раушания  Гайфулла  кызы турында.
 Нуриева Раушания 1964 елның 6 нчы сентябрендә Әтнә  районы Югары Көек авылында туа. 1972 елда шул ук авылның мәктәбенә укырга керә, дүртенче сыйныфтан соң Күлле Киме урта мәктәбендә белемен дәвам итә. 1982 елда мәктәпне тәмамлап Казанның Һөнәри Техник училищесында пешекче һөнәрен үзләштерә. Ул елларда  уку йорты  “Акчарлак” исеме белән дан тота. Берничә ел Казан шәһәрендәге  КДТИ ашханәсендә пешекче булып эшли, 1989 елда  кияүгә чыга. Шул елны Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбенә пешекче итеп эшкә алына. Раушания апай 1989 елдан бирле мәктәбебезнең үрнәк пешекчесе булып тора!
  Раушания апай - оста, сабыр, һөнәренә  тугъры булып калучы шәхес.Ул үзе әзерләгән ризыкларга күңел җылысын салып пешерә. Пешекче алдына куелган барлык таләпләрнедә төгәл башкара. Хезмәтен сөеп башкарган “Пешекче” бары тик Олы хөрмәткә кенә лаек!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев