Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Безнекеләр

Хәзергә барысы да әйбәт бара кебек

122 миллиметрлы гаубицалар дивизионы штабы начальнигы, запастагы капитан Һадиев Габделхәй 1918 елның 20 ноябрендә крестьян гаиләсендә дөньяга килә.

Әтисе, Бихатов Һадиулла, иген игү белән шөгыльләнә, 1931 елны колхозга керә. Һадиев Габделхәй  Күлле Киме мәктәбен 1933 елны тәмамлый. Мәктәпне тәмамлагач, Бактачы мәктәбенә укытучы итеп билгеләнә. Мәктәптә 1939 елга кадәр эшли. 1939 елны апасы Маһиәнвәр артыннан Үзбәкстан республикасы Хорезм өлкәсе Гурлен районына юл тота, монда да укытучы эшен дәвам итә. Гурлен районының тулы булмаган урта мәктәпләрнең роно мөдире булып та эшли, читтән торып Хива педучилищесында укый, 1941 елны тәмамлый. 1941 елны Кызыл армиягә хезмәт итәргә китә һәм Хабаровтагы хәрби пехота училищесына укырга керә. (автобиографиясеннән). 1941 елның августыннан 1946 елның июленә кадәр Совет армиясендә хезмәттә. Габделхәй сугыш хәбәрен Үз­бәк­станның Хива шәһәрендә  ишетә. Бу вакытта ул мәктәптә уку-укыту бүлеге мөдире булып эшли, бер үк вакытта педагогия училищесында да укый. 1941 елның авгус­тында аны башта Владивостокка, аннары Хабаровскига җибәрәләр. Ул биредә, пехота училищесын тәмамлап, артиллерист була. Аннары – фронт. Габделхәй беренче сугышчан чыныгуны 253нче курсантлар бригадасы составында Воронеж фронтында ала. Шунда яраланып, ике ай госпитальдә ята. Сәламәтләнеп чыккач, аны 1нче Украина фронтына, 491нче  аерым миномет полкына батарея командиры итеп җибәрәләр. Днепрны кичү, Киевны азат итү өчен барган көрәшләрдә Габделхәй шуның сос­тавында була.
...Днепрның уңъяк ярына чигенгән дошманга аңына килергә, ныклап урнашырга ирек бирмәү өчен, елганы кичү средстволарының килгәнен көтеп торырга вакыт юк. Шуңа да тиз арада саллар, көймәләр әзерләнә. Һөҗүм башланасы көнне көтеп, алар яр буйларына яшереп куелган була. Кичү башланыр алдыннан минометчыларны дивизион командиры А.А.Скляров үз янына җыеп ала да болай ди:
– Безнең бурыч – 38нче армияне ут белән тәэмин итү. Ул да елганы безнең белән янәшәдә генә кичәчәк. Операциянең уңышы һәр сугышчының кыюлыгына бәйләнгән.
Караңгы төшкәч, ярдан акрын гы­на кузгалалар. Ишкәкләргә, суда чапылдамасын өчен, чүпрәк чорнала. Совет гаскәрләренең Днепр ярында тукталып калмавы дош­ман өчен көн кебек ачык иде, шуңа күрә ул елга өстен төннәр буе ракеталар атып, прожекторлар белән якты­р­тып тора. Көндез кичү ихтималы булган урыннарны самолетлар кү­зәтә. Дошманга күренми калу ту­рында уйларга да мөмкин түгел иде. Хәзер бөтенесе салларның, көймәләрнең тизлегенә, маневр ясау осталыгына бәйләнгән. Минометчылар да моны аңлап Днепр суының көчле агымын җиңү өчен бө­­тен тырышлыкларын биреп ишә­ләр.
Менә чама белән елганың инде уртасы узыла. Хәзергә барысы да әйбәт бара кебек. Су өстендә җәелгән томан пәрдәсе дә безнең минометчылар өчен файдалы: дошман аларны әлегә күреп бетермәде. Әмма озакка түгел иде бу. Әнә ярдан су өстендәге салларны, көймәләрне шәйләделәр бугай: тирә-якта снарядлар шартлый башлады, биек-биек булып су баганалары күтәрелде.  Беренче булып ярга Морозов, Шишкин, Рябцев батарея­лары чыгып җитте. Сугышчан бурыч үтәлде. Днепрны кичеп сугышларда күрсәткән  батырлыгы өчен Габделхәй Һадиев I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнде.
Киевны азат итүдә, Корсунь-Шевченко операциясендә катнашу, Прут һәм Тисса елгаларын кичү, Румыния, Венгрия һәм Чехословакия өчен барган сугышларда катнашып, дивизион штабы начальнигы капитан Габделхәй Һадиев Җинү көнен Чехословакиядә каршылый. Фронттан кайткач,1946 елда  яшь офицер кабат үзенең яраткан  эшенә керешә. Башта Күлле Киме мәктәбендә директор булып эшли. Берничә елдан аны Әтнә районының мәгариф бүлеге мөдире итеп билгелиләр. Әтнә КПСС райкомында агитация һәм пропаганда буенча бүлек мөдире булып та  эшли. 1950 елның 5 августыннан 1 декабренә кадәр Югары Бәрәскә җидеелык мәктәп директоры була, 1954 елда Әтнә районы мәгариф бүлеге мөдире итеп билгеләнә. 1956 елны Әтнә урта мәктәбендә  шул вазыйфасына өстәп атнага 6 сәгать география дәресе алып барырга рөхсәт бирәләр. Мәгариф ми­нистрлыгының 23 июль 1957 елгы приказы нигезендә, гаилә хәлен исәптә тотып, Күлле Киме мәктәбе директоры итеп билгелиләр. 1960-1961 елларда «Алга» колхозы рәисе, 1961 елның 16 сентябреннән мәгариф министр­лыгында балалар йорты инспекторы булып эшләгән Һадиев Габделхәйны республиканың Яшь натуралистлар станцисенең директоры итеп күчерәләр. Сугыш ветераны тыныч хезмәт фронтында да сынатмый. Тырыш хезмәте өчен аңа “Халык мәгарифе отличнигы” значогы, “Татарстанның атказанган укытучысы” исеме бирелә. СССР халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе аны үзенең алтын, көмеш, бронза медальләре белән бүләкли.
Һадиевларның шәхси архивындагы мәгълүматлар кулланылды.

Саймә Сабирова,     ветераннар советы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев