Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Безнекеләр

Ксения Петухова финалга узды

13 август көнне Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы базасында Worldskills Russia чемпионаты финалына Ветеринария компетенциясы буенча сайлап алу ярышлары узуы хакында хүәбәр иткән идек.

33 төбәк, республикалар арасында Татарстан данын техникум укучысы Петухова Ксения Александровна яклады. 4,5 сәгать аралыгында ул 5 бирем үтәде: 2 төр
балның ветеринар-санитар таләпләргә туры килүен тикшерде, эткә, тавыкка клиник тикшерү үткәрде, 2 төрле серология реакциясы башкарды, ясалма орлыкландыру өчен биоматериалга анализ ясады. Нәтиҗәдә Петухова Ксения 33 конкурсант арасында 3нче нәтиҗә күрсәтеп финалга узды.
Ветеринария компетенциясында Финал ярышларында 20 катнашучы булачак, ул сентябрь аенда техникум базасында онлайн формата уза. Шулай ук юниорлар да көч сынашачак, төбәк чемпионатында беренче урын яулаган Загидуллина Лилия шулай ук Татарстан данын яклаячак.
Һәркайсына уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев