Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Безнекеләр

Мәдинә белән Зөһрә - Анапа шәһәрендә узучы "Балалар киноакадемиясе" Бөтенроссия балалар үзәгендә

"Балалар киноакадемиясе" Бөтенроссия балалар үзәгендә тугызынчы тапкыр уза - бу кино һәм анимация өлкәсендә талантлы балалар өчен уникаль старт мәйданчыгы. Проектта Бөтенроссия фестивальләре лауреатлары һәм җиңүчеләре, киностудияләренең иң яхшы укучылары һәм анимация өлкәсендә сәләтле балалары катнаша. Әтнәдән дә ике кыз бар.

      Әлеге киноакадемия Краснодар краеның Анапа шәһәре "Смена" Бөтенроссия балалар үзәгендә  Сукко бистәсендә  23 февральдән 7 мартка кадәрге вакыт аралыгында уза. Әтнәдән дә әлеге зур чарада мәктәптән тыш эшләр үзәге каршында эшләүче  "Лабиринт" фотоберләшмәсе укучылары   Хәкимова Мәдинә белән Низамиева Зөһрә катнаша, дип хәбәр итте әлеге фотоберләшмә җитәкчесе Энҗе Бәйрәмова. 

     "Балалар киноакадемиясе" Бөтенроссия балалар үзәгендә тугызынчы тапкыр уза - бу кино һәм анимация өлкәсендә талантлы балалар өчен уникаль старт мәйданчыгы. Проектта Бөтенроссия фестивальләре лауреатлары һәм җиңүчеләре, киностудияләрнең иң яхшы укучылары һәм анимация өлкәсендә сәләтле балалар катнаша.  Ике атна эчендә сменачылар кыска метражлы үз фильмнарын, мультфильмнарын, риваятьләрне, телевизион сюжетларны, радиопрограммаларны, фоторәсемнәр һәм социаль роликларны булдырачаклар. Киноакадемикларның һәр көне Кино җитештерү өлкәсендә һөнәрләрнең берсенә багышланачак

«Смена» Бөтенроссия балалар үзәгендә «Кышкы балалар киноакадемиясе» проектында катнашучылар актер, кинорежиссер, сценарист, язучы һәм продюсер Алексей Петрухин белән очраштылар. Продюсер сменачылар өчен документаль кино буенча мастер-класс үткәрде, кинофильмнарны төшерү процессы турында фикер алышты, командада продюсер ролен анализлады, видеороликлар тәкъдим итте һәм малайларның - кызларның сорауларына җавап бирде. Танылган кинематографист балаларга киноның төп бурычлары, фильмнар булдыру һәм алга этәрү, команда формалаштыру, шулай ук продюсерның төп бурычлары һәм төп кинопрофессияләр турында сөйләде.

"Киноакадемия йөзләгән балага тормышка юллама бирде. Аның функцияләре һәм бурычлары гади: рухландыру, берләштерү һәм яңалыкка өйрәтү. "Смена" искиткеч зур эш  башкара. Мин бу проектның үсүен телим. Биредә Россия данын яклаучы проектлар һәм кешеләр тагын да күбрәк булсын. Киноакадемиядә катнашучыларның бернидән дә курыкмыйча, үз-үзеңә ышанып, үз хыялларына юл яруларын  һәм беркайчан да бирешмәүләрен телим", - дип уртаклашты Россия актеры, кинорежиссер, сценарист, язучы һәм "Русская Фильм Группа " продюсеры Алексей Петрухин.

"Киноакадемия тормышымны үзгәртә. Бу бик файдалы проект. Мин гомерем буе кино белән шөгыльләнергә теләвемне аңладым. Әлеге проект ярдәмендә кинематограф чәчәк атачак", - дип, фикерләре белән уртаклашты Зөһрә Низамиева. «Алексей Петрухин белән очрашудан без максимум эмоцияләр һәм эшкә дәрт һәм илһам алдык. Безнең педагоглар үзләрен киноның теләсә кайсы өлкәсендә дә тормышка ашырырга мөмкинлек бирә", - дип уртаклашты Мәдинә Хәкимова.  

Бөтенроссия «Смена " балалар үзәгендә өч белем бирү программасында катнашучылар өчен Россия Федерациясе флагын күтәрү һәм ачу тантанасы узды: Кышкы балалар киноакадемиясе авторлык проекты  "Осталар шәһәре",   "Һөнәр волонтерлары" профориентация проектында  200 дән артык малай һәм кыз кино һәм анимация өлкәсендә иң яхшы профессионаллар белән бергә 12 факультетта белем алачак.

Фотоларны Энҗе Бәйрәмова җибәрде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев