Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Безнекеләр

Мәскәү тамашачысы Әтнә театрының "Фронтовичка" спектакленә югары бәя бирде

Әтнә театрының Мәскәүгә киткәнен, 3 мартта "Маска+" кысаларында "Театр Луны" сәхнәсендә чыгыш ясыйсыларын хәбәр иткән идек. Ут йотып, теләкләр теләп көттек аларның чыгыш ясауларын. Аллаһка шөкер, сөенечле хәбәрләр алдык. Тагын да шатландырганы, әлеге спектакльне Мәгариф бүлегенең әйдәп баручы белгече Гөлшат Марс кызы Закирова Мәскәүдә караган. Аның белән сөйләшкәннән соң, тулы зал, уен күзалдына килде дә басты.

     Әтнә дәүләт драма театры коллективы   “Кече шәһәр театрлары” федераль проекты кысаларында узган елның  28-29 июнь көннәрендә  Анна Батуринаның “Фронтовичка” (16+) әсәрен сәхнәгә куйды.

Әлеге пьеса яшь драматургның Россия театрында куелган популяр әсәре. Татар телендә ул беренче тапкыр Әтнә дәүләт драма театры сәхнәсендә күрсәтелде һәм аны театрыбыз артисты Марат Хәбибуллин тәрҗемә итте. Режиссеры - Илсур Казакбаев. Без дулкынланып караган бу спектакльне аннан соң карамаган кеше калмады, «Коляда-Plays» заманча драматургия халыкара фестивалендә дә катнашты ул.  Һәм менә әлеге спектакльгә тагын бер югары бәя Мәскәүдә "Золотая маска" фестивалендә бирелде.

 "Золотая маска"  президенты Игорь Костолевский:  "Сез зур осталык белән бик якты, ихлас уен күрсәттегез. Мин сезне котлыйм һәм килүегезгә бик рәхмәтлемен", - дип бәяләп, коллективка зур рәхмәтен җиткерде.

 Мәскәүнең "Театр Луны" сәхнәсендә  әтнәләр чыгышын  караган Гөлшат Марс кызыннан алган мәгълүматларны, аның һәм тамашачыларның тәэсирләрен бик шатланып, рәхәтләнеп сезгә дә җиткерәм.

 - Тамаша залы тулы иде. Фойеда ук "Исәнмесез", дип исәнләште бер ханым.  Югары Көектә туып үскән  Фәния булып чыкты ул. Спектакль карарга улы белән Подольскидан килгән. "Якташларга сәлам", дип, татарча исәнләште. "Чәчәк тоткач, Әтнә ягы кешеседер бу, дип уйладым", ди. Залга кереп утыргач та аралаштык әле. Спектакльне бик җылы кабул иттеләр, кул чабып, алкышлап карадылар.  Тәмамлангач, тамашачыларны фикер алышырга чакырдылар. Анысына күп кеше кала алмады. Фәниянең дә бик каласы килгән иде, электричкага өлгерәсем бар, дип китте. Мәскәү астыннан килүчеләр дә шулай ашыкты. Күргәнегезчә, Мәскәүдә яшәүчеләр генә килмәгән әтнәләр чыгышын карарга. Һәркем үз фикерен әйтте. Алар бик уңай, ихлас иде. Режиссер Илсур Казакбаевның бергә укыган курсташлары  күпләп килгән. Режиссер эше зур бәя алды.

"Авылныкы икәнлеген белмичә килдем. Искитәрлек булмас дип уйлаган идем. Сокланып карадым, бик матур, бик ихлас, профессиональ осталык белән  уйнадыгыз, дип бәяләде бер ханым. "Мәскәүдәге театрларда да, ә алар бик күп, мондый спектакль күреп булмый. Бәлки Мәскәүдәгеләрне куып, әтнәләрне чакырыргадыр, дип әйтүчеләр дә булды оештыручыларга. Төп рольләрдә уйнаучыларны бик яратуларын да әйттеләр.

Профессиональ күзлектән карап бәяләүчеләр, икенче дәрәҗәдәге рольләрдә уйнаучыларга да зур бәя бирделәр. Һәрберсенең шул рольне ачу өчен  үзләре тапкан табышлары бар, дип мактадылар.  Татар диаспорасыннан килгән яшьләр дә татарча сөйләргә тырышып, "Сез безгә ешрак  килегез,  безгә ана телебезне саклау өчен мондый спектакльләр  бик кирәк", дип, рәхмәт әйттеләр. Бер ханым үзен "Мин чыгышым белән Әтнәдән", дип таныштырды. Күптән шәһәрдә яшидер, үз-үзен тотышы бик итәгатьле, затлы иде. Ул татар телендә сөйләргә тырышып " Сез килгән саен Мәскәүгә яңалык алып киләсез, сокландырасыз. Гаҗәпләндерә беләсез. Әтнәләр өчен бик куанып, алар белән горурланып, утырдым", диде.

Ә минем үзем  өчен Әтнәләрне Мәскәү сәхнәсендә күрү бик рәхәт булды. Күңелем тантана итте. Сәхнәгә артистларыбызга чәчәк менгезеп, алар белән фотога да төштем. Күбесе мине күреп аптырап та киттеләр. Монысына да куандым.  Без күреп ияләнгән, Әтнәдә булырга тиеш кебек тоелган  Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрының, аның  коллективының үзебезнең өчен нинди зур хәзинә икәнлеген нәкъ менә Мәскәү сәхнәсендә басып торганда тагын бер кат аңладым. Алар Мәскәүләрнең зур бәясен алдылар һәм моңа бик лаек дип саныйм, - дип, тәэсирләре белән уртаклашты Гөлшат Закирова.

Алай гына да түгел, ул үзе өчен төшергән видеоларны да җибәрде. "Бик үк камил түгел, гаепләмәссез, әмма минем сөйләгәннәремә алар дәлил",  - диде. 

Фотоларны театр альбомыннан алдым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев