Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Безнекеләр

Остазыбыз, зур йөрәкле абыебыз

Һөнәрләр бик күп, аларның төрле һәм кызыклы булуы турында һәркем белә

Ләкин бу һөнәрләргә өйрәтүчеләр кемнәр соң? Әйе, училище (хәзер колледж), институт, академия, университетлар бихисап.
Ә аларга кадәр һәр бала мәктәп дигән төп белем учагында укырга-язарга, матур итеп сөйләшергә өйрәнә, тормышка карашын формалаштыра. Шушы яшь, ныгымаган тамырларга су сибүче кешеләр – укытучылар. Һәр баланың үз итеп яраткан укытучысы була. Минем, үз чиратымда, шундый остазым турында истэлекләрем белән уртаклашасым килә.
Әтнә районы, Мамыш авылында туган Сөләйман Нәҗмиев безнең Марий Эл рес­публикасы Морки районы Шиньша урта мәктәбенә 1990 елда татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшкә килә. Без, укытучы булмау сәбәпле,  2 ел татар теле өйрәнә алмадык. Кабинет та ташландык хәлдә иде. Укытучыбыз иң беренче эшен кабинетны җиһазлаудан башлады. Бөек татар әдипләренең портретлары һәм аларның әсәрләре укыту бүлмәсендә урын алдылар. Методик әсбап-кулланмаларны  Казаннан алып кайтып, укучыларга ирештерде. Татар теле кагыйдәләрен плакатларга матур итеп язып элде. Ремонт ясап, гөлләр дә утыртып куйгач, кабинетыбыз балкып китте. Безне мари авылында татар дөньясы үз эченә алды. Бу кабинетта без – татарларга бик тә рәхәт иде. Ул укучыларын чын татар теле белән таныштырды, фәне белән кызыксындыра белде. Дәресләр белән генә тынычланмадык, укудан тыш та очраша, аралаша башладык укытучыбыз белән. Ул әдәби түгәрәк ачып җибәрде. Әлбәттә, бик теләп йөри башладык. Авыл баласының эше өйдә дә күплеген белгән кешеләр аңлый. Шулай булса да, остазыбыз билгеләгән вакытта барыбыз да мәктәптә була идек. Әти-әниләр дә теләп җибәрделәр, чөнки без күзәтү астында, файдалы эш белән шөгыльләнәбез.
 1991 елда Сөләйман абыебыз “Сабантуй” фольклор күренеше әзерләргә тәкъдим итте. Без, билгеле, теләп ризалаштык та, әзерләнә дә башладык. Программа искиткеч кызыклы да, мавыктыргыч та килеп чыкты. Үзебезгә дә нык ошады. Репетицияләр үткәргәндә без әле бу күренеш белән Мари иле буйлап йөриячәгебезне белми идек. Авыл баласының башына каян килсен андый уйлар? Планда да юк иде. Морки, Бәрәңге районнарын аркылыга-буйга йөрдек, башкалабызга барып җиттек. Йошкар-Оланың Халыклар дуслыгы мәдәният сараенда чыгыш ясагач, зал тулы тамашачы,  аягүрә басып, бик озак алкышлады.
Хореографик театраль “Сабантуй” күренеше Мари республикасының төрле милләт кешеләренә татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын ачып сала.
Һәркайда барлык милләтләрне дус-тату яшәргә чакырды. Безнең коллектив чын мәгънәсендә үз теләгенә иреште. Укытучыбыз оештырган кечкенә төркемебез “артистлар” булып китте.
“Сабантуй” белән генә тынычланмадык, әле эшнең башы гына булган икәнен соңрак белдек. Сөләйман абый 1992 елда Комыгырҗа авылы мәдәният йортында ”Яшьлек” вокал-инстументаль ансамблен оештырып җибәрде. Өйдәге эшләрне тиз генә төгәлләп репетицияләргә йөгерә идек. Эш тыгыз булды: чыгышлар әзерлибез, программа төзибез. Алда яңа бурыч: аппаратура кирәк! Ничек итсә итте, җитәкчебез башкала юлын таптап, мәдәният министры Николаев Виктор күңеленә ачкыч табып, өр-яңа аппаратура кайтарту бәхетенә иреште. Ул вакыттагы шатлыгыбызны бернинди сүзләр белән дә аңлатып булмый. Шулай итеп, ”Яшьлек” төркеме Марий Эл рес­публикасында бердәнбер татар мәдәниятын үстерүче, төрле милләтләргә рухи ял бирүче коллектив булып җитеште. Морки, Бәрәңге районнарындагы бәйрәмнәр безнең төркем чыгышыннан башка узмады. Сайлау алды кампанияләре, колхоз-совхозларның хисап-сайлау җыелышлары дисеңме, безне һәркайда көтеп алалар иде. Күрше Әтнә, Волжcк, Йошкар-Ола сәхнәләре безнең чыгышлардан гөрләп торды.
Ниһаять, чираттагы концертыбыздан соң, 1993 елның апрелендә төркемебезгә дә­рәҗәле Халык ансамбле исеме бирелде. Төркемебездә театр студиясе дә ачтык.
Репертуарда татар әдипләре әсәрләре урын алды. Иң беренче без драматург, язучы, олпат шәхесебез Туфан Миңнуллинның (урыны җәннәттә булсын) “Без бит авыл малае” әсәрен сәхнәләштердек. Без куйган театрларны да халык яратып карый иде. Ул чорда ләззәтләнеп эшләдек, байтак җылы сүзләр, рәхмәтләр ишеттек. Сөләйман абыебыз авыл малайларына чын мәгънәсендә  тормыш дәресләре биргән. Без, яшүсмерләрне тәрбияләүгә биниһая көч куйган. Авыл кешеләре дә  хөрмәт иттеләр Сөләйман Фирдәвес улын, бик күп гозерләрен тыңлап, кулыннан килгәнчә һәркемгә булышты ул. Авылның җәмәгать эшләрендә яраткан укытучыбыз башлап йөрде, безне дә үз артыннан ияртте. Кечкенә йомышмы, зур эшме ул, һәркайсына җаваплы карарга өйрәтте, күнектерде. Менә ул үстергән артистлар: Данис Хадиев – синтезатор, клавишлар, баян, Нияз Сафиуллин – баян, Илдар Шакиров – җырчы, Эдуард Гаптраупов – җырчы, Рәмзия Хамидуллина – җырчы, Фәния Шакирова – җырчы.
Соңгы елларда ул Казанда яшәсә дә, Морки районы Комыгырҗа авылы халкы белән тыгыз элемтәдә торды. Кайтып, укучыларының, халыкның хәлләрен белеште, гозерләре булганнарга кулыннан килгәнчә ярдәм итте. Бу авыл аның икенче туган җире кебек иде. Әйе, “иде” сүзе күп кулланылды, чөнки яраткан шәхесебез 21 июльдә рәхимсез авырудан бакыйлыкка күчте. Бик кызганыч. Җир җимертеп яшәрлеге бар иде әле, безгә бик кирәк иде әле ул – яраткан укытучыбыз, остазыбыз, зур йөрәкле абыебыз.
Хәзер Комыгырҗа Сөләйман Нәҗмиевне сагына, юксына. Урыны җәннәттә булсын, ул моңа бик тә лаек.

Ансамбль егетләре исеменнән Эдуард Гаптраупов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев