Рауза апа – үз эшенең чын остасы
Сәйфетдинова Рауза Гайзулла кызы 1963 елның 9 февралендә Әтнә районы Югары Көек авылында туа.
1980 нче елда Күлле Киме урта мәктәбен тәмамлый. 1980 – 1992 нче елларда колхозда төрле эшләрдә, 1992 елдан бүгенге көнгә кадәр Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе ашханәсендә эшли. Ризыкларына күңел җылысын салып пешергәнгә, аны укучылар да, укытучылар да, әти – әниләр дә хөрмәт итәләр. Пешекче һөнәре бик зур сандагы күнекмәләрне колачлый: аңа меню төзүдән алып ризыклар әзерләүгә кадәрге эшләр керә. Санитар һәм шәхси гигиена таләпләрен үтәү мәҗбүри. Безнең ашханәдә болар барысы да үтәлә.
Рауза апа – үз эшенең чын остасы. Ул үз эшен ярата, эшеннән тәм табып яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев