Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Безнекеләр

Сафихановларның гаилә музее белән танышыгыз

Ары авылында Сафихановлар гаиләсендә музей бар. Ары мәдәният йортының контакт челтәрендә шушындый кызыклы язмага юлыктык.

- Быелда балалар белән бергәләшеп Сәфихановларның гаилә музей - почмагында булып кайттык..Яңа экспонатлар урнаштырылган. Балалар Рәмзия апаларының сөйләгәннәрен күңел биреп тыңлап утырдылар..Үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр һәм сорауларга тулы җавап алдылар..Бүген тагын бергәләп тарих тәгәрмәчен сүтеп,үткәннәргә кире кайтып килдек..Матур, җанлы, җылы,файдалы очрашу булды..Тагын очрашулар насыйп булсын иде, - дип яза алар контакт челтәрендә.
Менә бит, районыбызның нинди генә кызыклы, күркәм гаиләләре бар. Аларга карап исең китәрлек. Ары мәдәният йорты хезмәткәрләре дә тарихыбызны үстерү, гореф-гадәтләребезне саклап калу да барысын да эшләргә тырышалар. Афәрин. Әби-бабаларыбызның тормыш юлын яңа буынга җиткерү. аңлату бик кирәк фал.
Фото Ары мәдәният йорты контакт челтәреннән алынды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев