Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Безнекеләр

Әтнә татар дәүләт драма театры - 43 легендар брендның берсе

Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган «Татарстанның 100 легендар бренды» дигән масштаблы халык тавыш бирүенә йомгак ясалды.

Конкурс 20 гыйнвардан 6 апрельгә кадәр дәвам итте. Аның ике этабы барышында республика халкы, 900 брендның иң яхшыларын сайлап, 200 меңгә якын тавыш бирде.

Проект, шул исәптән, озак еллар Татарстан файдасына хезмәт иткән, аның чәчәк атуына ярдәм иткән төрле тармак коллективларына хөрмәт күрсәтүне максат итеп куйган иде.

Беренче этап нәтиҗәләре буенча җиңү яулаган 51 брендтан тыш, икенче этап нәтиҗәләре буенча җиңү яулаган 43 легендар брендның исемнәре билгеле.  Аларныд берсе  - Әтнә татар дәүләт драма театры.

Әтнәләр өчен моннан да зур горурлык була алмый. Афәрин. Котлыйбыз!. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев