Әтнә якларына кагылышлы яңа архив документлары ачыкланды
Казандагы дәүләт архивында бик кызыклы документларга тап буласың. Җәүдәт Мәгъсүмов, Олы Әтнә авылы
Тарихтан билгеле булганча, Россия дәүләтендә 1917 елда булган ике революция илнең астын өскә китерә, большевикларның ярлыларга социаль тигезлек, җир вәгъдә итүе байларга, төрле дин руханиларына бер дә охшамый, аларның күбесе яңалыкларга каршы көрәшә башлыйлар. Әлбәттә Совет власте эчке һәм тышкы дошманнары белән көрәшергә мәҗбүр була. Мәсәлән, большевиклар Октябрь революциясен сул эсерлар белән бергә ясыйлар. Атаман Семёнов эсерлар башлыгы Муравьёвка, Смольныйга бергә һөҗүм итеп утырыш алып барган яңа җитәкчелекне юк итәргә тәкдим итә. Җитәкчелектә сул эсерлар да булу сәбәпле, Муравьёв моңа каршы чыга. Билгеле булганча эсерлар Германия илчесе Мирбахны, болшевик Урицкийны үтергәч, эсерларга каршы көрәш башлана, ил башлыгы Ленинга һөҗүмнән соң ул көрәш көчәя. Гражданнар сугышы вакытында зур гаскәр туплаган Деникин Мәскәүне һәм тирә-як шәһәрләрне басып та ала алган булыр иде, тик яңа власть ирек биргән Польша илен яңадан кире Россиягә кушу теләге аны җиңелүгә китерә, Деникинның анасы полячка булган. Совет иленә каршы көрәшкән польшалылар Деникинның планын белеп алгач, аңа каршы сугыша башлыйлар. Гражданнар сугышында ике якның аяусыз көрәше яңа властьның җиңүе белән тәмамлангач, соңгылары яңа экономик политика (НЭП) игълан иткәч тә каршылык бетми. Архивта яңа властьның 1923, 26, 28 елларда һәм соңрак та байларны, руханиларны, сәүдәгәрләрне гаиләләре белән сайлау хокукыннан мәхрүм итү турында документлар бар, мин аларны күчереп алдым. Мәсәлән, минем әниемнең әтисе Госмангали Мөхәммәдша улы сәүдә белән шөгыльләнгән, гражданнар сугышында кызыллар ягында ике ел сугышканлыгы ачыклангач, аның сайлау хокукын кире кайтарганнар. Милекләрен колхозга биргән башка туганнар һәм авылдашлар белән дә шундый хәл булган.
Муллалар 1928 ел азагына кадәр метрикалар алып барганнар, аннан соң бу эш авыл советларына йөкләнгән. Революциядән соң метрикаларның сыйфаты начарайган, элек туган балаларны җенесенә карап аерым номерлар белән алып барсалар, соңыннан барысының номеры бер графада. Язулары начарайган, кайбер исемнәр кыз яки ир баламы, ачыклап та булмый, ялгышлар да очрый, кайберләрен авыл советыннан соңрак документ алганда төзәткәннәр. Метрикаларда сәүдәгәрләр, руханилар һәм солдатлардан кала революциягә кадәр кешеләр “Госудаственный крестьяннар” дип, солдатларның да шактыен муллалар «госкрестьяннар» да булуларын күрсәткәннәр.Кайбер язмаларда кешеләр унтугызынчы гасыр уртасына кадәр генә «госкрестьяннар» булган дип язалар, бу дөреслеккә туры килми, бу турыда мин дустым, тарихчы Нурулла Гариф белән сөйләшкән идем. Ул ике татар тарихчының шундый ялгыш җибәргәнлеге турында әйтте. Шактый авылларда 1919 елгы метрикалар яз азагында өзелгән, муллаларның бер өлеше шул вакытка кызыл гаскәрләр акларны җиңеп барганда, акларга ияреп киткәннәр булса кирәк. Олы Әтнәнең Марсель Сәлимҗанов исемен йөрткән урамда яшәүче Яңа Шашы авылында туган Марзыя әби Шәйхиева миңа әнисе Гайшә сөйләп калдырган бер хәл турында сөйләгән иде. Авылга гражданнар сугышы вакытында кызыл гаскәр солдатлары кергәннәр булса кирәк, чөнки байлар һәм руханилар авылдан чыгып качканнар, солдатлар ач булганнар ахры, кешеләрнең азыкларын, әйберләрен сорап яки тартып ала башлаганнар. Марзыя әбинең әнисе сандыгында кияүгә чыгу өчен булган әйберләре булуын әйтеп, бирнә сандыгы өстенә ятып аңа чытырдап ябышкан, солдатлар бераз тартышкач чыгып киткәннәр.
Колхозлашканда күмәк хуҗалыкларга таза хәлле крестьяннар- кулаклар да кергәннәр һәм күбесе колхозларны эчтән җимерә башлаганнар.
Архивтагы “Кызыл Татарстан” газетасының 1931 елның 22 июнендә чыккан санында хәбәрче Н.Вәлиев Әтнә (Тукай) районындагы язгы чәчүгә анализ ясый, кимчелекләрне, шул исәптән колхозларга кереп оялаган кулак, руханиларны күрсәтеп үтә. Мәкалә азагында мондый юллар бар: “Болар, әлбәттә, колхозга керү белән корткычлык һәм колхозны җимерү эшенә керешәләр. Шулай ук Яңа Шашы авылында да белгечлек маркасы астында шул авылның мулласын колхозга алганнар. Зур Әтнә авылында да гомер буе сәүдә итеп, әле дә сәүдәсен ташлап өлгермәгән тугызлап сәүдәгәр колхозга кергәннәр”. Яңа Шашы авылына Балтач якларыннан килеп тимерче булып эшләгән Мөхәммәдсадыйков Габделхак авылның элекке мулласы Габдулла Габделвәли улы 1920 елда үпкәләре кабарып яшьли үлеп киткәч, мулла булып сайлана һәм элекке мулла йортында аның хатыны Гафифәбану Мөхеммәдзариф кызы белән яши башлый. Аларның 1921 елда туган ир балалары үлә, тагын дүрт бала туып яшәп китәләр. Шуларның олысы 1922 елда туган Мөхәммәдфарух җитәкче урыннарда, шул исәптән ТАССРның КПСС обкомында да эшли. Өстәге мәкаләне укыгач имам-мулланы колхоздан чыгаралар, ул гаиләсе белән күченеп Казандагы дары заводы янындагы бер йортта яши башлый. Зур Әтнә сәүдәгәрләрен колхоздан сөрү нәтиҗәсендә озакламый ярты авыл һәм колхозның күп әйберләре янып бетә...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев