Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Безнекеләр

Әтнәләр абсолют хендлер булып танылды

«Агроволга-2021» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында республика авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре арасында хэндерлар конкурсы узды.

Конкурсантларга Венг р и я Р е с п у б л и к а с ы Голштин-фриз токымлы эре мөгезле терлекләр җитештерүчеләрнең илкүләм ассоциациясе халыкара  профессиональ бәяләүчесе Шебёк Тамаш бәя бирде. Бәйге барышында хэндлерлар хайваннар һәм судьялар арасындагы үзара мөнәсәбәтләр дәрәҗәсен күрсәттеләр, хайваннарның дөрес итеп акрын һәм тигез йөрешләрен, шулай ук гәүдә тотышларын, аяк-тоякларын һәм башларын тотуын презентацияләделәр. 22шәр катнашучыдан торган  өч категориядә узган бәйгенең беренче төркемендә җиңүче булып районыбызның «Тукай» ҖЧҖ терлекчесе Даниер Алабердыев, «Күшәр» АХҖК орлыкландыручысы Рәфис Галимуллин һәм «Күшәр» авыл хуҗалыгы селекционеры Фәнил Хәсәнов табылды. «Бу өч яшь егет, рингка кергәч үк, миңа карап, мин нәрсә уйлаганны аңлагандай, хайваннарны  иң яхшы  яктан  презентацияләргә тырыштылар. Алар миңа таба карасалар да, күзләре сыерларда иде, аларны даими контрольдә тоттылар», — дип билгеләп үтте Шебёк Тамаш. Нәтиҗәдә «Тукай» ҖЧҖ терлекчесе Даниер Алабердыев һәм «Күшәр» авыл хуҗалыгы селекционеры Фәнил Хәсәнов абсолют хендлерлар исеменә лаек булды.

Хендлер — хайваннарны күргәзмәдә катнашырга өйрәтүче кеше. Бу һәркемнең дә кулыннан килми, хендлер булу өчен күпкырлы шәхес булу мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев