Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Безнекеләр

Әтнәләр "Ел хатын-кызы" бәйгесендә

Казанда матур гадәт буенча “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. 

 

Чарада кунак буларак Әтнә районыннан зона турынын катнашучылары чакырылды: "Хатын - кыз - өченче буын героинясы" номинациясендә Вәлиәхмәтова Гөлсинә, "Хатын-кыз-мәдәният һәм рухият" номинациясендә Фазылҗанова Айгөл, "Хатын-кыз-ана" номинациясендә Гарипова Нәсимә.

“Республикада матур эшләгән, тырышып эшләгән, профессиональ яктан үскән, матур гаиләләр коруы, тәүфыйклы балалар тәрбияләве белән дә танылган хатын-кызлар Аллага шөкер, бик күп. Без алар белән сезне дә таныштырырга тырышабыз”, - диде Татарстан Иҗтимагый палатасы җитәкчесе Зилә Вәлиева. 
Бүләкләү тантанасына килгән хатын-кызларны ТР Премьер-министр урынбасары Васыйл Шәйхразиев та җиңүләре һәм якынлашып килүче хатын-кызлар көне белән тәбрик итте. 
“Иң зур рәхмәтебезне әниләребезгә җиткерәм! Сез яңа тормыш бирәсез! Сезнең   мәхәббәтегез, кайгыртучанлыгыгыз, балаларны тәрбияләвегез безнең өчен бик мөһим һәм без аны бик югары бәялибез”, - дип  чыгыш ясады Васыйл Габделгаязович.

Чыганак: https://www.instagram.com/p/CMDa5JGhNkE/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев