Әтнә таңы

Якташыбыз, тел галиме Илдар Низамов көннәрен ничек уздыра?

Рәсимә Галиева Танылган телче галим Илдар абый Низамов һәр җәйне Әтнә районы Чишмә Сабы авылында үткәрә

Яраткан укытучыбыз Чишмәле Сап авылын үзенчә (бәлки дөресләптер!) – Чишмә Сабы, дип атый. Тормыш иптәше Мөсфия апа белән иртә яздан караңгы көзгә кадәр шул авылда, табигатьнең матурлыгына сокланып, урманнарга барып, бакчада мәш килеп яшәгән мәле Илдар абый Низамовның.

Авылда булса да, остазыбыз интернет аша әледән-әле укучылары белән элемтәгә чыгып, язмалар әзерләп тора. Татарча сүзне дөрес һәм урынлы куллану, тел чисталыгы, татар теле сөйләмен үстерү өлкәсендә әле дә армый-талмый эшли. Матбугат, радио-телевидение өлкәсендә эшләүче белгечләр дә еш кына Илдар Низамовка мөрәҗәгать итеп, киңәш-табыш итеп тора. Әнә шулай укучылары, хезмәттәшләре белән элемтә югалмый. Чишмә Сабындагы өйдә дә интернет көйләнгән аның. Тик менә Илдар абый дөнья пәрәвезенә озаграк тоташуына гына зарланып алды алуын.

Без килгәндә өстәлдә Ризаэтдин Фәхретдиннең китаплары ачылган. Бер түгел, берничә китабы киштәдән алынган. Галимлек эшчәнлеген дә алып бара. Илдар абый бер үк вакытта үзенең язучылык юнәлешен дә дәвам итә. Соңгы вакытта язылган “Торна хәтере” парчасы шундыйлардан.

– Быел кара җиләк бик уңды. Тырыш кызларыбызның кесәсен бераз калынайтырга сәбәп булу өстенә әле аның аркасында Казан артының Мари иле белән чигендә утырган безнең Чишмә Сабы авылы да телгә ешрак керде: җиләк табырга булышыгыз, урманга алып барыгыз. Хәбәрләшү, кайтып-китү ешайды. Кайткан бере җиләккә каера. Үзебезнекеләрне әйтеп тә торасы – иртә таңнан урман ягына. Менә бүген иртән бертуган сеңлемнең улы, инде ир урталарын узган җитәкче эшмәкәр кереп: “Абый, Неваң белән җиләккә төшеп меник әле, бер түрәм, кара җиләк теге вирустан файдалы икән, ди. Күңелен күрик инде”, – диде. Кичә яңгыр явып киткән иде, үз иномаркасын азаплыйсы килмидер, дип, риза булдым”, – дип яза Илдар абый Низамов үзенең “Торна хәтере” парчасында.

Шунда урманга бару юлында алар басуда торналарны күрәләр. Чынлыкта бу җирдә су булып, Шура елгасында марилар белән өч колхоз берләшеп төзегән ГЭС урыны бит ул.

“Бездә хәтер торнаныкы хәтле дә түгел микәнни! Әнә бит кайтканнар. Юк, алар арпа ашарга төшмәгән, алар ата-бабалары зиһененә мәңгелеккә сеңеп калган күл “нигезенә” рухый ризыкка омтылган кебек, тартылып кайтканнар”, – дип яза ул.

Буаны бетереп, дымлы мохит тә юкка чыккач, күлләр дә кипкән, торналар да киткән – шул хәтерне хәзер бергәләп барлыйсы. Бүген авыл тарихын язып калырга теләүчеләр бар, мәктәп укучылары, мәдәният хезмәткәрләре килеп сорашып язалар икән, димәк әле өмет бар.

Реклама

“Э-э-эх, адәм баласына да торнаныкы кадәр генә хәтер бирелгән булса... Шөкер, бирелгәндер, иншалла, безгә алмашка киләчәк буын да ата-баба нигезен хәтердә саклап, аны сагынып кайтырлар, дигән өметтә калыйк”, – дип тәмамлый язмасын остазыбыз.

Табигать турында парчалары язучы иҗатында төп урынны билгели. Илдар абый һәрвакыт күзәтә, аларны һәммәбезгә күрерлек итеп тасвирлап та бирә. Ул табигатьне ишетә, тыңлый. Балыкка йөрүе дә шуңа сәбәптер әле. Аны күбебез балыкчы буларак яхшы белә. Без килгәндә дә алдагы көнне генә балык тотып алып кайтуын сөйләде. “Кояшлы көнне бардым – эләкмәде, кичә болытлы булса да, балык чиртеп кенә торды. Сез киләсенә булган икән”, – ди ул елмаеп.

Әтнә ягында елга-күлләр дә бик күп. Чишмә Сабына җитәрәк шундый күлне узып киттек. Илдар абый шунда киләдер әле дип фаразласак, нәкъ шулай булып чыкты.

Балыкны тәмле итеп пешерүдә Мөсфия ападан да остасы юктыр. Өйрәнеп беткән инде ул гомер буе Илдар абый тоткан балыкларны пешереп. Ә хуҗабикәнең кабак бәлеше бигрәк тә уңган иде. Кетердәп торган камыры, йомшак кабак эчлегенең тәме әле дә авызда тора. Ул алмалы ризыгы, искитмәле. Авызда эреде, ә тәме онытылмады.

Алма дигәннән, Низамовларның гаилә бакчасында быел да шактый мулдан уңган ул. Берсеннән-берсе тәмле сортлы алма. Үзебезгә дә күчтәнәчкә төяп җибәрделәр. Күчтәнәч итеп Мөсфия апа үзенең “фирменный” кайнатмасын да биреп җибәрергә онытмады. Урманнарда үсә торган кара җиләкне күп кайната хуҗабикә.

Урман якын булгач, җиләккә дә еш йөриләр. Илдар абый Мөсфия апаны урманга җиләккә йөртер өчен генә дә мотоцикл һәм машина йөртергә өйрәнә. Монысы аерым бер тарих. Башта мотоциклда йөри, аннан машина алып җибәрә. Бүген дә, сөбханалла, җилдерә әле. Низамовлар әйткәнчә, хәзер юллары да яхшы. Безнең юллар да сезгә тагын илтсен, күрешеп торырга язсын.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/zhurnalistika-metry-ostazybyz-ildar-nizamov-irt-tanan-kichk-chakly-urmanda

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: