Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Безнекеләр

Үз язмышына үзе хуҗа

Саима Сабирова, Күлле Киме авылы

Тәэминә апа Биктимерова шушы көннәрдә үзенең олуг юбилеен билгеләп үтә.
Бүген ул – тарих фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган  мәдәният хезмәткәре, Сөембикә беләзеге иясе. Бу дәрәҗәләргә ирешү – аның фидакарь хезмәте, үҗәтлеге, тырышлыгы.  Гап-гади авыл кызы шул чорда ук  үзен таныта алган. Аның тормыш юлына күз салыйк әле: «Мин 1940 елның 6 октябрендә (яшь язуым кәгазендә никтер 12сендә туды дип язылган)  Әтнә районы Яңа Шимбер авылында туганмын.    Әти 1933 елдан колхоз рәисе, әни колхозчы. Әти 1941 елның июлендә Бөек Ватан сугышына китә. Авыр яраларыннан госпитальдә сәламәтләнеп кайткач, безнең белән яшәмәде.(1947 ел). Әнием тәрбиясендә без өч бала һәм әтинең әнисе – Вәригә әбием калдык. 1947 елның 28 февралендә Яңа Шимбер башлангыч мәктәбенә укырга кердем. Яшем җитмәгәч, 1 сыйныфка укырга алмаганнар иде. Көн саен апама ияреп йөргәч, укытучы Гыйлемханова Кәүсәрия апа кызганды ахры, 2 сыйныфка күчерде, рәхмәт аңа.   Җидееллык мәктәпне Түбән Көектә, 10 еллыкны Күлле-Кимедә тәмамладым. (1957 ел). 7 сыйныфны  тәмамлагач, бер ел укудан аерылып тордым, чөнки Киме мәктәбе безнең авылдан 8 километр  ераклыкта урнашкан (өскә юньле кием юк, торырга урын юк), икенчедән уку өчен (әтиле саналам) акча түләргә кирәк иде.  Укыйсым бик килгәч, әниемнең башка чарасы калмагандыр, кызганды, рәхмәт, икенче елда укырга йөрүемә каршы килмәде. Бәхетемә, Киме мәктәбенә директор булып безне Түбән Көектә укыткан укытучыбыз – Кушаев Мотыйк абый эшли башлады. Ул мәктәп интернатында миңа урын алырга булышты. Үлгәнче рәхмәт укыйм бу олы йөрәкле укытучыма”.
Күргәнегезчә, тормышы йомшак келәм дә, хәтфә болын да түгел.
Ачынып бер язмасында ул шул чорны тагын  искә ала:  “...Кыенлыкларга килгәндә, иң үзәккә үткәне – рәтле киемебез булмавы иде. Авылга кайткан, мәктәпкә килгән (шимбә, дүшәмбе) көннәрне аягыбызда чабата була иде. Әлфинур апа Сәмигуллина (завуч): “Укучылар, үтенәм, зинһар, шул чабатадан кермәгез мәктәпкә”, – дия иде. Аның хакына тиз генә чабатаны шахта галошына алмаштырып керергә тырыша идек. ( Хәтерләсәгез, килбәтсез, шыксыз, үлчәмсез әйбергә  “Бу сиңа шахта галушы түгел”, – дияләр). Безнең белән бергә Киме ятим балалар йортында тәрбияләнүчеләр укыды. Алар барысы да өр-яңа пальтодан, аякларына яхшы ботинкалар киеп йөри иде. Мәктәп формасы, алъяпкычлар, матур ленталар бары аларда гына. Бик кызыга идек аларның матур өс-башына. Сумкалары да бер күрмәгән күн сумкалар иде әле”.
Тәэминә апа белән башта читтән торып таныштым мин. Таныштыручы татар теле укытучысы Миңшәрәф апа Фазылҗанова. Тәэминә апа аның хәлен белергә бүләкләр  белән  килгән. Гади генә бүләк түгел, ә эчке киемнәр. Өлкән яшьтәге укучыларым моны бик яхшы аңлыйлар. Ул чорда оек, колготки, майка-трусик, башка күлмәк-күнчек юк дәрәҗәсендә. Әле хәтерлим,   гаилә булып тормыш башлаганда тәрәзәгә кич белән я гәҗит, я бала чүпрәге элә идек. Шторалар, тюльләр дефицит. Ялгыз гомер кичергән укытучыга укучысының бу адымы әллә нәрсәләргә тиң булган, минемчә. Балачакта ачлы-тук­лы гомер кичергән Тәэминә апага карт мөгаллимәгә ярдәм кулын сузу үзе бер рәхәтлек биргәндер. Миңшәрәф апа еш сөйли иде бу игелекле вакыйга турында. Аннан соң үзе белән таныштым. Туры сүзле ул.
Кешеләрне ранжирга бүлми. Аның өчен кыйб­ласы дөрес булганнар кыйммәт.
 Кешенең мал-мөлкәте аны кызыксындырмый. Кешенең матур эчке дөньясы аның өчен зур роль уйный. Еш кына аны яратып очрашуларга чакырабыз. Тын алмыйча да балалар, укытучылар, әти-әниләр аны тыңлый. Очрашу беткәч тә аерыла алмыйбыз, шул дәрәҗәдә көчле аның сүзе, фикере. Моның белән тагын бер нәрсәне бәйлисем килә.
Нәфис сүз остасы, СССРның халык артисты, филология фәннәре докторы, Ираклий Луар­сабович Андроников   үзенең бер язмасында бер вакыйганы искә алган иде. Аның бик тә сөйләү жанры белән тормышын бәйлисе килә, һәм Ленинградка,  ул укыган университетка киләләр бу өлкәдә эшләүче   белгечләр.  Егет алардан үзен тыңлауны сорый. Моңа сөйләү өчен 10 минут вакыт бирәләр. Китә студент сөйләп, хәттин ашкан жюри әгъзалары дүрт сәгатьтән айныйлар – шул дәрәҗәдә  студент үзенә җәлеп итә  чыгышы белән. Мин бу мисалны очрак­лы рәвештә генә китермәдем. Тәэминә апа да нәкъ шулай. Һәрберебез аның радиодан чыгышларын тыңлаганыбыз бар. Хатын-кызлар язмышына ул аерым игътибарлы һәм ихтирамлы. Ул үзе дә  ассызыклый бу мәнфәгатьне:  “Язгы аҗагандай ялтырап алган меңләгән билгесез зыялы хатын-кызларыбыз язмышын өйрәнәсе дә өйрәнәсе...”  Ул сөйләгән вакыйгалар беркемне дә битараф калдырмый. Тыңлаганда кычкырып-кычкырып елыйсы килә, шул дәрәҗәдә аның сүзе көчле, күңелләргә үтеп керә, ачы язмышлар тетрәндерә сине. Тапшыру беткәнен сизми дә каласың, түземсезлек белән дәвамын көтәсең. Сүз шундый булырга тиеш ул! “Звучать, как колокол на башне вечевой во дни торжеств и бед народных”.
Аның фәнни мирасына күз салсак, анда да зыялы хатын-кызлар юл яра, тиңсез батырлыкка ия алар: “Татар хатын-кызлары мәгърифәт юлында”, “Сорбоннага кадәр илткән белем юллары”, “Ил язмышын салып иңнәренә”, “Минем шәҗәрәм”.  Валлаһи менә, Тәэминә апа шушы пластны күтәрмәсә, нинди ярлы булыр идек без мәгърифәттә! Минем исем китә, һәрбер персонажы турында ул шундый җылылык белән сөйли, аның туганы мени. Без билгеле шәхесләр турында сөйләсәк, исем, фамилиясен әйтеп үтәбез – Фатих Хөсни, мәсәлән, ә монда хатын-кызлар апа дигән җылы исемгә лаек. Саймә Әхәтовнага караганда Саймә апа йомшаграк бит, килешәсездер. Ә туган як тарихын өйрәнү – аның өчен үзе бер ләззәт. Бүген дә ул шул тарихны яктырта, дәлилләр эзли, архивларга мөрәҗәгать итә, төбәкне өйрәнүчеләр белән аралаша.
Аның өчен – тарихта фальсификация булырга тиеш түгел, барысы да дөреслеккә корылу зарур.
Аның яшәшендә сафлык, күңел чисталыгы хөкем сөрә. Озын-озак сәламәт гомер кичерсен ул туган-тумачалары, якыннары, дус-ишләре арасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев