Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
#безөйдә

Хөкүмәт билгеләде: кайчан, кая чыгарга мөмкин?

Хакимият Татарстанда май бәйрәмнәреннән соң үз-үзеңне изоляцияләү режимының ничек үзгәрәчәген хәбәр итте

Татарстанда 12 майдан башлап автосалоннар, ЗАГС органнары һәм 400 квадрат метр мәйданлы гипермаркетлар ачылачак.

Татарстан Хөкүмәте Covid-19 коронавирусының таралуы шартларында үз-үзеңне изоляцияләү режимы турында карарны яңартты. Документ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

«Гражданнарга үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәргә, яшәү (тору) урыныннан читкә китмәскә, башка гражданнар белән хезмәттәшлекне максималь дәрәҗәдә чикләргә тәкъдим итәргә", - диелә Министрлар Кабинеты карарында.

12 майдан кайбер үзгәрешләр кертелә. Шулай итеп, документ гражданнарның ваклап сату объектларына, хезмәтләр күрсәтүгә, пассажирларны һәм багажны, шул исәптән таксины да кертеп, транспортта, шулай ук шәхси саклану чараларыннан — медицина битлеге яки респиратор һәм перчаткадан башка җәмәгать урыннарында булуны һәм керүне тыя.

Гражданнарга спорт һәм балалар өчен уен мәйданчыкларында, шул исәптән күпфатирлы йортлар ишегалларында да булырга ярамый. Тыю әлеге объектларга хезмәт күрсәтүче оешмалар хезмәткәрләренә кагылмый.

Шул ук көннән муниципалитетлар арасында пассажирлар һәм багаж ташу тыела.

Шул ук вакытта Татарстан хакимияте кайбер йомшартулар да ясады. Аерым алганда, автосалоннар, ЗАГС органнары һәм азык-төлек булмаган товарлар белән сәүдә залларының аерым керү мөмкинлеге булганда эшләве рөхсәт ителә. Никах теркәүгә дә 10 кешедән дә артмаганда керү мөмкин, дип аныклана.

Моннан тыш, документта 65 яшьтән өлкәнрәк яисә хроник авырулар (шикәр диабеты, астма, кан әйләнеше системасы авырулары һ.б.) булган гражданнарга, шулай ук күчереп утыртылган органнары булучыларга яшәү урыннарыннан китмәскә киңәш ителә. Дөрес: ашыгыч медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итү яки тормыш һәм сәламәтлек өчен куркыныч булса, эшкә бару, якындагы кибеткә чыгу, йорт хайваннарын йорттан йөз метр ераклыкта булмаса йөртү, чүп чыгару һәм дачага бару рөхсәт ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев