Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
#безөйдә

Игътибар! Татарстанда май бәйрәмнәреннән соң өйдән чыгу өчен пропуск бетереләчәк

12 майдан татарстанлыларга эш бирүчеләрдән белешмә алырга һәм ТР Хөкүмәте карары нигезендә СМС-пропуск рәсмиләштерергә кирәкми.

Татарстанда май бәйрәмнәреннән соң республика буенча хәрәкәт итү өчен пропуск гамәлдән чыгарачаклар. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Юстиция министрлыгының норматив хокукый актларны теркәү һәм эшчәнлекне хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы Эльмира Слепнева хәбәр итте.

ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан „Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында " яңа карар кабул ителде. Яңа редакциядә карар 12 майдан республика буенча хәрәкәт итү өчен рөхсәт алуны күздә тотмый", - диде Слепнева.

Аның сүзләренә караганда, гражданнарга эш бирүченең белешмәсен рәсмиләштерергә яки өйдән чыгу өчен СМС-код алырга кирәкми.

Яңа карар нигезендә, 12 майдан башлап җәмәгать урыннарында медицина битлекләреннән башка булу тыела. Ваклап сату объектларында булганда, транспортта һәм таксида, битлекләрдән тыш, перчаткалар да кирәк.

Гражданнарга спорт һәм балалар өчен уен мәйданчыкларында, шул исәптән күпфатирлы йортлар ишегалларында да булырга ярамый. Тыю әлеге объектларга хезмәт күрсәтүче оешмалар хезмәткәрләренә кагылмый.

Шул ук көннән муниципалитетлар арасында пассажирлар һәм багаж ташу тыела.

Шул ук вакытта Татарстан хакимияте кайбер йомшартулар да ясады. Аерым алганда, автосалоннар, ЗАГС органнары һәм азык-төлек булмаган товарлар белән сәүдә залларының аерым керү мөмкинлеге булганда эшләве рөхсәт ителә. Шул ук вакытта никах теркәүгә 10 кешедән дә артмаган кеше керә ала, дип аныклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев