Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бүген бәйрәм

558 закон бозу очрагы теркәлгән

12 гыйнварда Россия прокуратурасы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.

Россия прокуратурасының тарихы 1722 елның 12 гыйнварында Петр I Указы белән башлана. Император Сенатның беренче генерал-прокуроры итеп Павел Ягужинскийны билгели. Прокуратура император исеменнән дәүләт учреждениеләренең эшенә һәм дәүләт карарларының үтәлешенә һәрдаим күзәтчелек оештыру, җирле законнарның империянекенә тәңгәл килүен һәм хакимияттән законсыз файдалануга каршы көрәш максатында оештырыла. Әтнә районы прокуратурасы район төзелүгә бәйле рәвештә, 1991 елда Россия Федерациясе Генераль прокуроры боерыгы нигезендә оештырыла. 

Әтнә районы прокуроры вазыйфаларын Равил Шәмсетдинов, Илсур Габдрахманов, Нурия Сабирҗанова башкарды . 2021 елның сентябреннән бүгенге көнгә кадәр Әтнә районы прокуроры вазыйфасында – Ильнур Муртазин.

Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан район прокуроры Ильнур Муртазинга узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясавын сорап, мөрәҗәгать иттек.

– Әтнә муниципаль районы территориясендә законлылыкны тәэмин итүгә прокуратура зур өлеш кертте, аның игътибары 2022 елда тормыш эшчәнлегенең барлык мөһим өлкәләренә дә юнәлтелде. Бу – хезмәт һәм торак хокукларын тәэмин итү, балигъ булмаганнар турында законнарны үтәү, мәгариф, халыкның сәламәтлегенә, террорчылыкка һәм экстремистлыкка каршы тору аеруча игътибар үзәгендә булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев