Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Булмас димә

Баланың тешен дәваларга китеп барган булганнар...

Чиләбе юлында Балакатай районы кешесенең хатынын ерткычларча үтерүенең нечкәлекләре билгеле булды.

Бу җинаятьне әлеге адәм актыгы кичә балалары һәм үтеп баручы машина йөртүчеләр күз алдында кыла.

Бу көнне бөтен гаилә Башкортстаннан Саткага балаларының тешен дәвалау өчен китеп барган булган. Балакатай - Башкортстанның төньяк-көнчыгыш өлеше, Чиләбе өлкәсе белән чиктәш территория. Нәкъ менә шуңа күрә мондагы гаиләләргә медицина ярдәме сорап Уфага барганчы Саткага мөрәҗәгать итү җиңелрәк.

Хатынга 30 яшь була, үтерүчегә - 31. Хәзер ир тоткарланган. Хәер, ул җинаять урыныннан качарга җыенмаган да. Балалар хатынның әнисенә тапшырылган.

Бәхәс көнләү нигезендә туган. Элек тә ир хатынын да, аның әнисен дә кыйнаган булган. Ул хатыны тәнендә тәмәке төпчекләре сүндергән. Ирнең ниндидер психик авыруы булуын аңлап, аны дәваханәгә дә салырга җыенганнар, ләкин барып чыкмаган. Вакытында чара күрелгәндә, яшь хатын, ике кечкенә бала анасы исән калыр иде.

Шул ук вакытта гаилә тираннарына каты җәза бирүне күздә тоткан закон һаман кабул ителмәгән.

Фото: bashnews.ru

Автор: Резеда Галикәева

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев