Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Булмас димә

Казанда яшәүче хатынның борыныннан тараканга охшаган бөҗәк алганнар

Табиблар сүзләренчә, әлеге чит предмет борын куышлыгында күпме ятканын ачыклап булмый.

Казанда яшәүче 31 яшьлек хатынга 18нче номерлы хастаханәдә операция ясаганнар. Табиблар аның борыныннан тараканга охшаган бөҗәк алган. Бу турыда Казандагы 18 нче номерлы шәһәр хастаханәсенең инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр ителә.

Бу хатын борыны белән сулыш ала алмавына зарланып, табибларга мөрәҗәгать итә. Аның баш миенә томография ясагач, борын куышлыгында чит предмет булуы ачыклана. Шәһәр клиник хастаханәсенең оториноларингология бүлегендә — оториноларинголог, ЛОР- бүлеге җитәкчесе Руслан Мөхәммәдиев һәм анестезиолог Айдар Нәҗипов бу хатынга операция ясаган. Операция наркоз астында эшләнгән.  

«Башта бу предмет орлыкка охшаган иде. Операция вакытында аның бөҗәк булуы ачыкланды. Аның борын куышлыгында күпме торуын билгеләп булмый инде», — дип сөйли Руслан Мөхәммәдиев.

Чыганак https://intertat.tatar/news/incident/31-08-2020/kazanda-yash-che-hatynny-borynynnan-tarakanga-ohshagan-b-k-algannar-5767221

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев