Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Булмас димә

Моргта торып утырган!

Моргта эшләүчеләр акылларыннан язар чиккә җиткән.

Курск шәһәрендә яшәүче 81 яшьлек Зинаида Кононова турында матбугат чаралары узган атнада яза башлады.

12 августта Зинаида Кононованы Горшеченский районы дәваханәсенә китерәләр. Ул эче авыртуга зарлана. Әбине шунда ук операция өстәленә салалар, аннары үлде дип белеп, моргка җибәрәләр. Тик моргта эшләүче хатын аның исән булуын күреп ала. Аннары әбине кабат дәваханәгә алып киләләр һәм ул шунда вафат була.

Табиблар сүзләренчә, дәваханәдә җиһазлар җитешми, критик очракларда кешенең исәнме-юкмы икәнлеген төгәл ачыклау да мөмкин түгел. Шуңа күрә алар әбинең исән булуын аңламаган.

Моргта аңына килгән Зина әбине кабат дәваханәгә китерәләр. Бу юлы аны, өлкә дәваханәсенә алып китеп, реанимациягә салалар.

Ләкин «үлеп терелгәннән соң» бер атна узгач, Зина әби вафат була. Өлкә хастаханәсе табиблары әбине коткара алмаган. 

Фото: fotostrana.ru

Автор: Резеда Галикәева

Чыганакhttp:// https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/donja/Morgta-torip-utirgan-418809/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев