Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Булмас димә

Әтнәнең өч кешесе алданган

Минем белән мондый хәл булмас дип берәү дә алдан әйтмәсен. "Белә идем бит", - дип, үкенүчеләр күп чөнки. Әле генә бик яхшы танышым үзе белән булган хәлне бәян итеп, башкалар да килеп капмасын, безне Аллаһы Тәгалә сакласын инде, диде.

Район Эчке эшләр бүлегенең  Тикшерү бүлекчәсе җитәкчесе Марат Әмиров биргән мәгълүматларга карасак, быел районда мошенниклар тарафыннан 3 кеше алданган. Соңгы очрак  күптән түгел, 4 апрельдә генә булган. 

- Соңгысы үзебезне дә аптыратты, Сбербанкның "Личный кабинеты"н  ватып, акча күчергәннәр.  Берәүдән дә берни сорамаганнар. Хуҗасына шалтыратучы да булмаган, - ди Марат Әмиров.

Барлык акчагызны картада сакламагыз дип тә әйтәсе килә. Танышым сөйләгәннән дә чыгып әйтәм моны.

  • Төнлә белән апа исеменнән миңа телефоннан смс килде. Мин белгән намаз укучы апайдан.  Ул миңа телефоннан акча салам,  5000  дип,  миннән карта данныйларымны сорады. Мин бер - бер артлы  сораганны бирә бардым. Әле энемнең  карточкасының данныйларын  да бирдем азрак. Һәм акылыма килдем. Ә алар ачулана башладылар,  биреп бетермәсәң данныйларны акчасыз каласың дип. Банкка хәбәр иттем аннан. Иртә белән смс килде, имеш  минем исемгә  "кредит оформили", дип. Ике тапкыр шалтыраттылар банктан дип. "Сез ризамы кредитны потвердить,  дип?"  Ризалашмадым билгеле  Мин бернинди дә кредит оформить итмәдем, дидем. "Тогда отказываетесь", дип туктадылар. 

Бар тынычлык бетте. Нинди дөнья бу. Социаль челтәр, телефоннар башы эшләгән кешегә бик уңайлы акча эшләү урыны икән, дип төгәлләде ул сүзен. 

Тикшерүчеләр бернинди номерга да мәгълүматларны әйтмәскә куша, коронавирус чорында, штраф түләгез, дип телефонга килгән номерларга да акча күчермәскә куша.  Аң булыйк, җәмәгать. 

С.Мингатина фотосында - Әтнә районы эчке эшләр бүлеге бинасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев