Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Булмас димә

"Улым сукбайга әйләндерде"

Аллам гына сакласын, ниләр генә юк бу дөньяда. Әти-әнигә ихтирам да кимеп бара.

Картның бер генә әйбере бар. Иске туфлиләрне күз карасыдай саклый ул. Балаларны үстергәндә картлыгыбызга ышаныч булыр, дип өмет итәбез.

Әмма алар аркасында сукбайга әйләнүчеләр дә бар икән.
Уфа сукбайлары белән танsштыруны дәвам итәбез. Уфа урамнарында бер олы яшьтәге карт бар, ул үзен Петр Никитич дип йөртә, гәрчә чынлыкта аның исемен берәү дә белми. Аңарда картлык деменциясе, һәм ул истәлекләрдә бутала. Ул үзе кебекләрдән читтә йөри. Бабайның документлары юк, әмма үз тарихын ул һәрвакыт ачык итеп сөйли.
Петр Никитич Уфада туган, вуз тәмамлаган һәм УМПОга мастер булып эшкә кергән. Анда 40 ел эшләгән, хатыны белән өч бала үстергәннәр. Ләкин аларның икесе сабый чакта ук үлгән, ә өченче улы үскән - хатынына моның өчен зур көч салырга туры килгән.
Шуның аркасында аңа икмәк заводында пекарь эшен ташларга туры килә. Акча еш кына җитми, шулай да Никитичның хатыны исән калган балага иң яхшы әйберләрне генә алырга тырыша.
Ир эштән соң берничә сәгать чиратларда торып, азык-төлек ала. Билгеле, болар барысы да кечкенә Ванечка өчен. Ләкин Ванечка үскән, колледжда укыганда эчә башлаган. Өлкән яшьтәге әти-әнисен дә кыйный ул.
Әнисенең йөрәге туктагач та Ванечка әтисенең пенсиясенә яшәгән. Ул әнисен соңгы юлга озатырга да килми. Ә бер айдан өйгә бер хатын алып килә. Әтиләрен төрлечә мыскыл итә алар.
Картка өйдән чыгып китәргә туры килә. Тиздән ул бөтенләй хәтерен югалта. Ләкин иске туфлиләрен күз карасы кебек саклый. Алар инде тузып беткән, көзен ул алар өстеннән капчык кия, кышын аларны башка ботинкага алыштыра.
Никитич әйтүенчә, бу - аның үткән тормышыннан калган бердәнбер әйбер.

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Чыганак http://Кызыл таң

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев